Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар Җиңү диктанты яздылар

Бүген азнакайлылар, Бөтенроссия акциясенә кушылып, шәһәребезнең 5 нче мәктәбе базасында «Җиңү диктанты» яздылар.

Роспотребнадзор таләбе буенча, анда нибары 50 кеше – мәктәп директорлары, тарих һәм татар теле укытучылары катнашты, ә 200 гә якын укучы диктантпобеды.рф сайтында теркәлеп, онлайн язды.

Алар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 25 сорауга җавап бирделәр.

– Соңгы елларда Бөек Ватан сугышы тарихын бозып күрсәтергә теләү очраклары күзәтелә. Диктант аны өйрәнүгә, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән, – ди  мәгариф идарәсе начальнигы методисты, район буенча әлеге чараның кураторы Миләүшә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев