Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда яшәүче Галия апа Вәлиева 90 яшен үткәрде (ФОТО+ВИДЕО)

Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән Галия апа ул чорлар турында йөрәк сыкравы белән сөйли.

–1 көн укысак, иртәгәсен басуга черек бәрәңге җыярга җибәрәләр иде, – дип мәктәп елларын искә ала ул. – Берчак шулай Баулыга (мин шунда туып-үстем) әсирләр китерделәр. Алар белән дә эшләргә туры килде әле. 17 яшем тулгач, буровойга алуларын сорап бардым. Нинди эшкә дә риза идем. Синең әле буының ныгымаган, авыр булыр дип башта алмадылар. Өченче баруда тәки урнаштым. Хуҗалык бригадасына төзелешкә билгеләделәр. Йортлар, биналарны бик күп салдык...

Булачак ире Госмангали Хуҗиев белән дә шунда таныша ул. Бер-бер артлы 3 балалары туа. 1963 елда гаиләләре белән Азнакайга шул ук нефть тармагына килеп урнашалар. “Азнакайнефть” идарәсендә оператор булып эшләп лаеклы ялга чыга Галия Вәли кызы. Авыр булса да, хезмәтендә сынатмый, күп тапкырлар Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Тыл һәм хезмәт ветеранын 90 яше белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, идарә вәкилләре, коллегалары килделәр.

Үзенә шундый олы хөрмәт күрсәткән өчен ул барысына да чиксез рәхмәтле иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев