Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда “Хәтер бакчасы”на нигез салынды

Бүген азнакайлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар.

 
Акциядә катнашучылар Монолит микрорайонында 550 төп юкә агачы үсентесе утырттылар.
 
- Шәһәребез елдан-ел яшелләнә, матурлана. Бүген шундый изге халыкара чарага кушылып, шәһәрнең яңа өлешендә “Хәтер бакчасы”на нигез салдык. Монда шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да агачлар утыртачакбыз, - диде район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов.
 
Изге эштә катнашучылар арасында Монолитта яшәүчеләр дә бихисап иде. Гаиләләре белән чыгучылар да булды. Иң мөһиме, барысы да саклык чараларын күргән.
- Мәктәп елларында юл буйларында, урманнарда агач утырту мизгелләре әле дә күңелләрдә матур хатирә булып саклана. Бүген утырткан агачлар да үсеп, биредә гүзәл парк булыр дип уйлыбыз, - ди Лилия ханым.
 
Акцияне оештыручы – 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.
- Узган ел Ютазы тракты урамына агачлар утырткан идек, быел балалар мәйданчыгы тирәсен  төзекләндерергә булдык. Безнең башлангычны хуплап, шимбә өмәләрендә, агач утырту акцияләрендә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт, - ди Нурия Касыйм кызы. – Үсентеләр белән тәэмин иткән Азнакай урман хуҗалыгына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
 
“Хәтер бакчасы”  акциясенең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет кешесе хөрмәтенә парк һәм скверларда шулкадәр агач үсентесе утырту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев