Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай укучылары ветераннарга үзенчәлекле бүләк ясады

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мәгариф учреждениеләре сугыш һәм тыл ветераннарына үзенчәлекле бүләк ясадылар.

Ветераннар инде өлкән яшьтә. Кайберләре урамга чыгып йөри алмый, өйдә генә утырырга мәҗбүрләр. Җиңү көнендә алар да игътибардан читтә калмадылар. Мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары, укучылар аларны өйләрендә тәбрикләделәр.

“Тәрәзә каршында җыр ишеткәч, аптырып киттек. Шундый күңелләр булды, күзләргә яшь тулды. Безнең яшьлек авыр чорга туры килде. Бүгенге тормышка куанып яшибез”, - ди ветераннар.

Тулы бер концерт номерлары белән әнә шулай мәгариф ветераннарына күркәм бәйрәм бүләге ясалды.

Мәктәпләр шулай ук “Җиңү тәрәзәләре” акциясенә дә актив кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев