Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Актүбәдә -  Җиңү тантанасы

Бүген Актүбә бистәсендә Җиңү бәйрәме үтте.

Ул башка еллардан бик үзгә булды. Тантананың төп өлеше фронттан язылган хатларга багышланды. Райондашларыбызның сугыш кырыннан язган хатларын укыганда күңелләр нечкәреп, күзләргә яшьләр эленде. 
 Сугыш чорының бар михнәтен үзләре кичергән фронтовиклар,, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хәтер төпкелендә сакланган истәлекләрен яңартты.
 Район, бистә җитәкчеләре ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтте, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.
 Тантананы үзешчәннәр концерты, спорт чаралары дәвам итте.
 Фирдүс Тямаевның җырлары актүбәлеләргә бәйрәм күчтәнәче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев