Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

90 яшьлек Динә апа кроссворд, сканвордлар чишә - ФОТО һәм ВИДЕО

Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, үзе эшләп чыккан “Азнакайнефть”нең ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Элиза Мәрданшина барлык азнакайлылар исеменнән тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.

Оренбург өлкәсендә туып, сугыш елларында мәктәптә укыганда шунда колхоз эшләрендә йөреп үскән, яшьлек елларын Урта Азиядә үткәргән Динә Баһау кызын язмыш дигәнең Азнакай егете Шәфикъ белән очраштырып, безнең якларга алып килгән.

Гомер дигәнең ай-һай тиз үтә шул – Динә апа да бу көннәрдә 90 яшен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, үзе эшләп чыккан “Азнакайнефть”нең ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Элиза Мәрданшина барлык азнакайлылар исеменнән тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.

Шушы яшендә дә Динә апа тулы канлы тормыш белән яши, “Маяк” газетасын яратып укуын, андагы кроссворд, сканвордларның берсен калдырмый чишеп баруын да әйтте ул безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев