Азнакайлылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатты
Районнан хәрби операциядә катнашучыларга 40 тонна кирәк-яраклар төялгән өч машина ерак юлга кузгалды.
Гуманитар ярдәм итеп азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, генераторлар һәм башка кирәк-ярак әзерләнде. Азнакайлылар якыннарына шулай ук адреслы посылкалар да җибәрделәр. Район исеменнән һәр егеткә шулай ук туган як җылысы белән “төрелгән” күчтәнәчләр дә тутырылган иде.
«Азнакай халкы гуманитар ярдәм туплауда һәрчак актив катнаша. Бу юлы да эшмәкәрләр дә, оешма-предприятие вәкилләре дә, шәһәр, авыл халкы да читтә калмады. Барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Махсус операциядә катнашкан якташларыбыз сораган әйберләрнең барысын да әзерләдек. Инде исән-сау булсыннар да, тизрәк гаиләләренә әйләнеп кайту насыйп булсын аларга», – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Бүген районнан өч зур машина китте. Кичә кирәк-яраклар төялгән бер машина инде Курскига озатылган иде.
«Курск волонтерлары мичләр, генераторлар, урын-җир кирәк-яраклары сораганнар иде, барысын да юнәттек. Кичәге машина шулай ук биредә хезмәт итүче егетләребезгә посылкалар да алып китте. Бүгенге машиналар Лисичанск, Донецк юнәлешендә баралар. Егетләр төзелеш материаллары, җылы киемнәр, җылы аяк киемнәре сорады, машиналарда боларның барысы да бар. Әйбер җылытыр, үзләренә җылыну өчен блиндаж шәмнәре дә бик кирәк бүгенге көндә, аларны да әзерләп җибәрдек», – ди гуманитар ярдәмне җыю, туплауда башлап йөргән кешеләрнең берсе, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева.
Бу хакта тулырак – «Маяк» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев