Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ул бүген дә бакчачы (ФОТО)

    Әгерҗе авылы элек-электән яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән дан тоткан. Тау буйларында тәгәрәп кавын-карбызларга кадәр үскән. Бакча җитәкчесе – Шаһиморат Әхмәтовны авылдашлары хәзер дә “Әгерҗе Мичурины” дип йөртәләр.

    Шәхсән минем үземнең дә бала чагым, соңрак үсмер чагым шушы бакча белән бәйле. Әниләргә ияреп кура җиләге, карлыган, кыяр, алма җыя идек, утау эшләрен башкардык. Әгерҗенең күп кенә үсмер балалары җәйге каникул чорларында шушы бакчада эшләп, үзләренә китап-дәфтәрлек, киемлек акча юнәтте, хезмәт тәрбиясе алды. Бу чорда инде бакча белән Мөсәвир Ибраһимов җитәкчелек итте. Нәкъ менә ул Шаһиморат аганың данлы традицияләрен дәвам итте, 23 ел буена үз югарылыгында тотты. Биредә әллә ничә төр сортта алма, кура җиләге, карлыган, бакча җиләкләре үсте. Мул уңышлы кыяр, помидор, кәбестә участоклары җәйрәп ятты. Җиләк чорында бакчада эш аеруча җанлана иде: халык җиләк-җимеш алырга дип бакчага ашыга. Үзләре дә җыялар, әзер җыелганны да сатып алалар.

    Инде хатирәләргә кереп киткәнбез икән, кыяр җыю чоры турында язып узасы килә. Ун-унбишләп хатын-кыз бер метрлап ара калдырып, кыяр участогына тезелеп басабыз да, иелеп түтәлне актарып чиләкләрне тутыра башлыйбыз. Уңыш һәрчак мул була, капчыклар бик тиз тула. Мөсәвир абый аларны, төяүчесе дә үзе булгандыр инде, машина белән Азнакайга илтеп тапшыра. Без “полудной”га (эш уртасында 15-20 минут утырып, ял итеп алуны шулай атый идек) утыргач, кыярны урталай ярып тоз сибеп, икмәк белән ашыйбыз. Еш кына бу вакытка Мөсәвир абый шәһәрдән яңа пешкән икмәк алып кайтырга өлгергән була иде. Аның тәме хәзер дә тел очында торган кебек. Хәтерлим, июнь уртасында кыяр җитешә иде инде. Ул чорда

    теплица дигән әйберне белми идек әле. Бу ачык туфракта. Биредә үстерелгән яшелчәләр ВДНХ күргәзмәсендә дә урын алды. Әлеге казанышлар Мөсәвир Ибраһимовның чын бакчачы булуына тагын бер дәлил. Ул кайчан гына ял иткәндер, чөнки көне-төне бакчада иде. Колхоз байлыгын әрәм-шәрәм итүгә дә юл куймады. Кура җиләк җыйганда (алар рәт-рәт тезелгән була) Мөсәвир абый арттан килеп: “Менә бит кып-кызыл җиләкләрне калдыргансыз”, – дисә, үзебез дә җиләк кебек кып-кызыл булабыз. Чөнки вакытында өзми калган җиләк череп әрәм булачак. Без дә Мөсәвир абый кебек гадел булырга, эшебезне җиренә җиткереп эшләргә әйрәнеп үстек. Мөсәвир Ибраһимов фидакарь хезмәте өчен күп санлы грамоталар, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен”, “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. Мөсәвир ага ялга киткәч, бакча күзгә күренеп таркалды да бетте. Булган, уңган кеше кайда да сынатмый бит ул. Тормыш иптәше Расиха апа белән терлекчелектә эшләгәндә дә алар үгезләрдән 1әр кг дан артык тәүлеклек үсеш алалар. Бу хакта ул чорда “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы рәисе Мөнир Вәлиев әле дә горурланып искә ала.

    Әгерҗе авылында туып-үскән Мөсәвирнең дә балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул да башка бик күп сугыш чоры балары кебек үк авыр хезмәтне үз җилкәсендә татып үсә. Сугыш тәмамлангач, ат җигеп икмәк тә ташый, тракторда прицепщик булып та эшли. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, хезмәт юлы бакчачылык белән бәйле. Динамоның Расиха исемле чибәр, акыллы кызы белән гаилә корып, 61 ел тигез гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. 10 онык, 6 оныкчыкның яраткан әби-бабае алар. Расиха апа гына бабаен ялгызын калдырып, узган ел бакыйлыкка күчте. Бу гаиләне бала кайгылары да читләтеп үтмәде.

    Бу көннәрдә Мөсәвир Фәварис улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Сөләйманова шәхсән үзе, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән котлап, Россия һәм Татарстан Президентларының Рәхмәт хатларын тапшырды. Тәбрикләүләргә Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов, ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина, юбилярның якыннары да кушылды.

    Мөсәвир абый – әле дә бакчачы. Кайчан карама, бакчасында (алар бездән бер йорт аркылы гына яшиләр) казына ул. Әле кеше суган утыртмаган да, ә Мөсәвир абыйның бакчасында суган түтәлләре ямь-яшел, йорт-җире шау-чәчәктә. Инде хәзер күпчелек аның традицияләрен балалары дәвам итәләр. Бакчаларында юри генә ник бер чүп үләне булсын. Без дә аларга карап торабыз: Мөсәвир абый бәрәңге утыртса – утыртырга, алса, алырга вакыт дигән сүз. Төгәл вакытны ул гына белә. Чөнки аның белеме дә, тәҗрибәсе дә зур. Ул үсемлекләрнең җанын, телен аңлый кебек. Чын бакчачы шулай буладыр ул.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: