Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тыл ветераны Миңсылу Сәхабиеваның хезмәт юлы – Азнакай тарихы

    Әбисен 90 яшьлек юбилее белән котларга Мәскәүдән оныгы Булат та кайткан. Ул әбисе белән әнисенә иркен яңа йорт салдырткан, аларны җитеш тормышта яшәтә.

    (Азнакай, 31 май, Лиза Нур) Миңсылу апа Сәхабиеваның хезмәт юлы Азнакай районы тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

    Ул 1928 елда Тымытык авылында туган ул. Кечкенәдән белемгә омтылучан, эшкә хирыс булып үсә кыз.

    Сугыш чорында класслары белән колхоз эшләрендә катнашалар. Тымытык районының финанс өлкәсендә эшләгән абыйсы Шәйхулладан башкарган хезмәте турында кызыксына, үзен дә саннар белән эш итәргә өйрәтүен сорый, аңа ияреп,  конторага йөри.

    Шулай итеп, бик иртәли саннар дөньясына кереп чума ул һәм бу кызыксынуы аны гомере буена исәп-хисап өлкәсендә “төпләндерә”. Сугыш елларындагы тырышлыгы өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләклиләр.

    Абыйсы Шәйхулла 1943 елда фронтка китеп, Смоленск шәһәрен азат иткәндә батырларча һәлак була. Каты авырган әтиләре дә 1946 елда бакыйлыкка.

    Башлангыч мәктәп белеме генә булса да, бик акыллы, зирәк кызны Тымытык районының авыл хуҗалыгы бүлегенә икътисадчы итеп билгелиләр. Ә инде 1954 елда план комиссиясе икътисадчысы вазифасына куялар.

    Тымытык районы бетерелеп, Азнакай районы оешкач, райплан аппаратына күчерелә. 1961 елдан район Советы башкарма комитеты бухгалтеры булып эшли башлый. Бу вазифаны районыбыз Әлмәт районына кушылганчы алып бара.

    Әнә шулай районның бөтен исәп-хисап эше аңа тапшырылып, Миңсылу Гыйбадулла кызы хезмәтен һәрчак җиренә җиткереп,  җентекләп, җитәкчеләр канәгать булырлык итеп башкара.

    1964 елдан ул “Азнакайнефть”кә килеп, шушы системада 20 ел бухгалтер, өлкән бухгалтер, балалар бакчалары буенча баш бухгалтер вазифаларын башкарып,  лаеклы ялга чыга. “Хезмәт ветераны” исемен ала.

    Миңсылу апа Сәхабиева бүгенге көндә кызы Лилия тәрбиясендә. Үзен бөтен райондашлар исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котларга күчтәнәчләр белән килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллинны, “Азнакайнефть” вәкилләрен ул зур дулкынлану белән каршы алды.

    Бу игътибардан бераз югалып та калды төсле. Әйе, гомер буе хезмәттән башканы белмәгән, үзләрен беркайчан да алга куймаган өлкәннәребез әнә шулай тыйнак, иплеләр шул.

    Тыл ветераны булган әбисен котларга Мәскәү шәһәреннән гаиләсе белән оныгы Булат та кайткан. Миңсылу апа аның турында бик җылы итеп, яратып сөйләде. Смоленск җирендә ятып калган абыйсы Шәйхулланың каберен эзләп табып, 25 сентябрьдә шәһәрне азат итү тантанасына барып, аның Духовщина бистәсе янындагы хәрби зираттагы каберенә чәчәкләр салып кайткан, әбисе белән әнисен иркен, яңа йортлы иткән, аларны җитеш тормышта яшәткән онык белән ничек горурланмыйсың! Әнә шулай нәсел ныклыгын саклаган әби хәзер менә үзенең тәрбия җимешләрен күрә.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: