Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тәгъзимә апа ил-көннәргә иминлек теләп дога кыла (ФОТО+ВИДЕО)

    ​​​​​​​Яңа елга чыккач үзенең 90 яшен билгеләп үткән шәһәрдәшебез Тәгъзимә апа Шәйхетдинованы район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов котлап, җитәкчеләр һәм барча азнакайлылар исеменнән изге теләкләрен ирештерде.

    Үз гомерендә күпне күргән, шактый авырлыклар кичергән Тәгъзимә апа бик зыялы. Ул хәзер дә оптимистик рухта, тормыштан тәм, мәгънә табып яши. Ак әби ил-көннәргә иминлек теләп һәр көн дога кыла. Кызы Нәсимә тәрбиясендә күрше-күлән белән аралашып, матур гына гомер итеп ята.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: