Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Сугыш ветераны 99 нчы язын каршылады

Аны туган көне белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, үзенең элеккеге җитәкчесе Владимир Кротов өена барып котладылар.

1921 елның 21 мартында Башкортостанның Аскын районы Урмияз авылында дөньяга килә Гайнулла Әюпов. Бала чагы җитмәүчелектә үтә, уку да эләкми. Гаиләдә өч бала, ачлы-туклы яшәеш. Гайнулладан кечерәк энеләре чиргә олгашып үлә. Әтиләре Свердлау ягына урман кисәргә китә. Анда “Уралмаш” заводына нигез салуда катнаша. Бераз хәлләнгәч, гаиләсен дә үз янына ала. Әмма әллә ни озакка булмый, фин сугышы чыгып, әтиләре Гаффаз хәрби хезмәткә китә дә, яу кырында гомерлеккә ятып кала.

Улы Гайнуллага Бөек Ватан сугышында катнашып, туган илне фашистлардан азат итәргә туры килә. Ул шофер булып, данлы сугыш юлы үтә.

Сугыш ветераны быел үзенең 99 нчы язын каршылады. Аны туган көне белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, үзенең элеккеге җитәкчесе Владимир Кротов өена барып котладылар. Бу хакта тулы язманы “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев