Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Районда сугыш ветераннарына бәйрәм бүләкләре тапшырыла - ФОТО

Сарлы авылында гомер кичерүче Вагиз Әминов бүген район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдиновтан бәйрәм бүләкләре кабул итте.

Вагиз абый 1924 елда Сарлыда дөньяга килә. 1942 елда үзе теләп сугышка китә, Балтыйк флотында хезмәт итә, Ленинград сугышында катнаша. 1944 елда ул яраланып, туган авылына кайта.

Хезмәт юлын тулысы белән авыл хуҗалыгына багышлый - 1987 елга кадәр “Алга” колхозында агроном булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәте өчен ул “Татарстанның Атказанган агрономы” исеменә лаек була.

Ветеран бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Дөнья яңалыклары, илебездә, районда барган үзгәрешләр, яңалыклар белән һәрчак кызыксынып тора.

– Өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып тора, Аллага шөкер. Иллләребез тыныч булып, сугыш афәтен генә күрергә язмасын, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев