Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайдан сугышка киткән солдатларның каберләре табылды

Волгоград өлкәсенең Городищенское районындагы Ерзовка авылы янында барган сугыш сугышларда һәлак булганнар арасында безнең Азнакай районы ир-егетләре дә шактый.

(Азнакай, 8 май, Лиза НУР) Түбәндә шушындагы каберлеккә күмелгән якташларыбызның исемлеген урнаштырабыз:

  •  Абдуллин Әхәт Габдрахман улы, 1923 елгы, Кәкре Елга авылыннан, пулеметчы булган;
  • Җиһаншин Салих, 1907 елгы, Түбән Якый авылыннан;
  • Мәхмүтов Шәйхагъзәм Әхмәди улы, 1922 елгы, Сәпәй авылыннан;
  • Махрин Григорий Ильич, 1907 елгы, фронтка Стәрле авылыннан киткән;
  • Миннияров Хәбибрахман, 1900 елгы, Мәсгут авылыннан;
  • Мирзаһитов Мирзаһит, 1921 елгы, Азнакай хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән;
  • Насретдинов Сәбах Нуретдин улы, 1923 елгы, Сасы Күл авылыннан;
  • Сәлимов Хәниф, 1899 елгы, Таллы Бүләк авылыннан, Бөгелмә хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән;
  • Хаҗиев Гәрәй, 1903 елгы, Тымытык авылыннан;
  • Хәкимов Нәҗип Латыйп улы, 1916 елгы, Тымытык ( Балтач?) авылыннан;
  • Халитов Мөсәвир (бәлки Хәмитов Мисхәт), 1920 елгы, Уразай авылыннан;
  • Харисов Мәүлит Харис улы, 1915 елгы, Үчәлле авылыннан;
  • Хәсәншин Фәргать, 1923 елгы, Сасы Күл авылыннан;
  • Шәрәфетдинов Сәлах, 1909 елгы, Азнакай авылыннан;
  • Шәрипов Сабир, 1909 елгы, Тымытык авылыннан.

Яу кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган райондашларыбызның туганнарының, аларны белүчеләрнең “Маяк” газетасы редакциясенә: 9-43-57 - Лиза Нурлыевага яисә +7-919-637-12-21 телефоны аша Фирдәвес Зөфәр улы Исламовка шалтыратуларын сорыйбыз.

Шулай ук Сез фикерегезне, гозерегезне шушы язма астында "Комментарии" дигән урында калдыра аласыз! Комментарий язгач, "Отправить" төймәсенә басырга кирәк!

Фото редакции

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев