Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда яшәүче сугыш ветераны Гыйльменур Җәләевага – 97 яшь

Туган көне белән аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов котлады.

Районыбызда бүгенге көндә исән булган 23 сугыш ветераннарының берсе Гыйльменур апа. Ул 1942 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алына. Фронтта аңа радист вазифасы йөкләнә. Гыйльменур Җәләева Брянск шәһәрен, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Элемтәче кыз Германия җиренә аяк басарга 20 чакрым калгач, сугыш бетә. Немецлар белән бәрелешләрдә батырлык үрнәкләре күрсәткәне өчен батарея командирының Рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек була ул, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Бүген ветеранның күкрәгендәге күпсанлы бүләкләр янына янә берсе – Җиңүнең 75 еллык юбилей медале өстәлде.

Ни кызганыч, ветераннарыбыз саны кими бара. Әле 2-3 ай элек кенә сайтыбыздагы хәбәрләрдә аларның саны 24 дип язган идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев