Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда ветераннарны котлыйлар

Бөек Ватан сугышында катнашучы Камил ага Йосыповны туган көне белән район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләделәр.

Камил ага ут эченә 1944 елда, 17 яшьлек егет чагында барып керә. Сугыштан соң Мурманск өлкәсендә хәрби хезмәтен дәвам итә. Каты яраланып,1950 елда туган авылы Буралыга кайта. Ике еллап Владимир өлкәсендә туку фабрикасында эшли, биредә гомерлек яры Надия Суфиян кызын очрата. 1957 елда Азнакай бораулау эшләре идарәсенә эшкә урнаша. Ә 1963 елдан 1987 елга кадәр Тукай исемендәге колхозда терлекчелектә тырыш хезмәт куя. Надия апа белән алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев