Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай ветераны Миңнулла Бадыйкшанов берничә үлемнән кала

    Берсе буровойда эшләгәндә, икенчесе янгын сүндергәндә була.

    Буровойда эшләгәндә киеменнән эләктереп, кисәк кенә шактый югарыга алып менеп киткән тросска чытырдатып ябышмаган булса, исән дә калмаган булыр иде.  Күрәсең, десантчы чыныгуы, хәрби осталык җуелмаган.

    – Фәрештәләр генә саклады сине, – дип хезмәттәшләре дә шок хәлендә тора ул чакта.

     Аннары, янгын сүндергәндә тәне бик нык пешә. Бу урыннарны хәтта “ямаштырырга” да туры килә хирургларга. Ул чакта янгын хезмәтендә эшләгән мәле була.

    Әйе, яшәү белән үлем арасын тикмәгә генә күз белән каш арасы, димиләр. Ә бит уйлап карасаң, Миңнулла Бадыйкшановга бу араның нинди нечкә кылдан торуын аз тоемларга туры килмәгән.

     Әтисе Миннекәй вербовать ителеп Ерак Көнчыгышка авизавод төзергә китеп барганда Миңнулла латин хәрефләрен инде шактый гына өйрәнеп килгән башлангыч мәктәп укучысы була.

    2 елдан әтиләре кайтып, 5 балалы гаиләсен дә алып китә. Бер кәлимә сүз русча белмәгән малай мәктәптә рус телендә укый башлый. Сигезенчене тәмамлагач, класслары белән инде “116 нчы хәрби”гә әйләнгән әтиләре эшләгән заводка китәләр. Сугышның иң хәлиткеч чоры – 1943 ел була ул. Хәрби очкычлар ясыйлар. Миңнулла Бадыйкшанов кабиналар өчен фанера кисә.

     Сугыштан соң аларның гаиләсе туганнары янына Свердловск шәһәренә күчә. Миңнулла “Уралмаш” заводының механика цехында башта эшкә өйрәнә, аннары 3 нче разрядлы токарь булып эшли. Баһадир гәүдәле егет десантник булып 3,5 ел хезмәт итеп кайтканда әтиләре инде туган якта – Азнакайда төпләнгән була.

    Бөгелмәдә помбурлар курсын тәмамлап, башта Баулыда легендар Гыймазов бригадасында үзенең нык бәдәнле, үҗәт буровик булуын хезмәте белән раслый, аннары инде Азнакай бораулау конторасына шундый ук үрнәк бригадага урнаша. Әнә шул үлемнән чак калу очрагы туып, сихәтлеге какшамаса, бәлки әле янгын хезмәтенә күчмәс тә иде.  Монда башта янгын сүндерүче булып эшли, аннары инде 24 нче частьның начальнигы итеп билгеләнеп, лаеклы ялга чыкканчы шул йөкне тарта.

     Үзен юбилее белән котларга килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТОС җитәкчесе, күршесе Владимир Кротов, коллегалары һәм алмашы Салават  Сәлахов белән иркенләп сөйләшеп, үткәннәрне хәтерендә яңартып утырды тыл ветераны.

    Сүз дә юк, Ходай аңа сынауларны да өеп биргән,  картлыгын да түгәрәк тормышлы иткән. Янәшәсендә карчыгы Наҗия апа, кызлары Тәнзилә, кияве, оныклары бөтерелеп тора.

     

    Йорт-ихатада муллык, иркенлек, пөхтәлек. Тәрәз төбендә үскән мандариннардан сирпелгән кояш нуры кебек йорт хуҗаларының күңеленнән дә рәхәт җылылык бөркелә...

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: