Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай ветераны Камил Йосыпов: Сугыш афәтләрен күрергә язмасын

Сугыш һәм хезмәт ветераны Камил Йосыпов Буралы авылында 5 балалы гаиләдә туган.

Алтынчы сыйныфны тәмамлауга ук Куйбышев исемендәге колхозда эшли башлый. Ул дәверләрдә ишле гаилә балаларына шулай укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый.

Сугыш башлангач, ир-егетләр бер-бер артлы фронтка китеп бетә. 1944 елда алар яшендәгеләргә дә чират җитә.

Артиллерия-миномет полкында хезмәт итә Камил Йосыпов, берничә тапкыр яралана. Аларны Иранга да җибәреп алалар. 1946 елда Мурманск өлкәсенә күчерелә. Биредә хәрби складлар, самолетлар саклыйлар. 1950 елда каты яраланып, госпитальдә дәвалану алгач,  хәрби хезмәттән мобилизацияләнә.

Туган авылына кайтып якыннары белән күрешә дә, бәхет эзләп Владимир өлкәсенә чыгып китә. Карановода туку фабрикасында эшли. Шунда Надиясенә бер күрүдә гашыйк булып, гаилә дә корып куя.

1957 елда туган якларына әйләнеп кайталар. Камил Исхак улы УБРда эшли башлый. Биш балалы гаилә хуҗасын авыл тормышы барыбер үзенә тарта: 1963 елдан алып 1987 елга кадәр “Тукай” колхозында эшләп, лаеклы ялга да шуннан чыга. Фидакарь хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек була.

Камил ага белән Надия апа 60 елга якын тату гомер итәләр, җәмәгате 2010 елда вафат була. Ветеран бүгенге көндә балалары тәрбиясендә.

– Сугыш афәтләрен күрергә язмасын! – диде хәл-әхвәлен белешергә килгән район һәм җирле җитәкчеләргә сугыш һәм хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев