Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай ветераннары картаюны белми (ФОТО)

​​​​​​​Әнвәр ага Гаделшинга һич тә туксан яшь бирмәссең.

Әле дә машина йөртә, ихатасында кышын карны көрәге белән “ялап” куя, җәен бакчасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә һәм тәмле итеп алардан кайнатмалар, салатлар ясый.

Ул 1929 елның 10 октябрендә Уразай авылында туа. Сугыш үсмер җилкәсенә тормыш камытын иртә кигертә.12 яшеннән “Энгельс” колхозында эшли башлый. Сугыштан соң биш ел Урал якларына ташкүмер чыгара. Аннан кайтып, туган авылында кобайнга утыра. Себердә эшләргә дә туры килә. Соңгы 20 елын бораулау эшләре идарәсендә җитәкчеләрне йөртә.

– Тагын 4 ел яшәсәм, шофер стажым 70 ел була, – ди ул.

Әнвәр ага Гаделшинны олуг юбилее белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев