Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай районы Актүбә бистәсе урамнары буенча ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК атлады

Актүбә бистәсендә бүгенге көндә нибары 7 Бөек Ватан сугышы, 143 тыл ветераны һәм фронтовикларның толлары, 595 сугыш чоры балалары яши.

(Азнакай, 9 май, Лиза НУР) Актүбә бистәсендә Җиңүгә 73 ел тулуны бәйрәм иттеләр.

Тантана паркта Геройлар аллеясыннан башланды. Биредә җитәкчеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары әфган сугышы батырларына куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар.

Аннары колонна Үлемсез полкка кушылып, бистә үзәгенә – Җиңү мәйданына юл алды.

– Ел да бу көнне көтеп алам. Сугышны башыннан ахырынача кичкән әтиемнең якты истәлеген яңарткан, дулкынландырган бәйрәм бу, – ди әтисе Константин Самойлинның портретын тотып горур атлаган Владимир Левин.

– Ул хәрби училище тәмамлап Волхов фронтына китә. Җиңүне Германия җирендә каршылый. 1946 елда гына туган якларга әйләнеп кайта. Озак еллар авыл советы рәисе булып эшләде. 1955 елда вафат булды. Аның хөрмәтенә улыбызга да Константин дип исем куштык. Оныклары күкрәге тулы орден-медальләр булган бабайлары белән горурланып үсте.

Бәйрәм түрендә аның төп кунаклары – сугыш һәм тыл ветераннары урын алган иде. Сугыш чоры, Җиңү җырлары яңгырады. Актүбәлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, “Азнакайнефть” начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, хәрби комиссариат вәкиле Рушан Йосыпов, бистә башлыгы Роза Галеева котладылар.

 Бистәдә бүгенге көндә нибары 7 Бөек Ватан сугышы, 143 тыл ветераны һәм фронтовикларның толлары, 595 сугыш чоры балалары яши.

– Ватан сугышы башланганда мин беренче сыйныф баласы идем, – дип сөйли 85 яшьлек Вәсилә Фәйзуллина. – Әтиебез Шәфигулла яуга китеп, анда хәбәрсез югалды. Без ятимлек ачысын, ул чорның бар авырлыгын күреп үскән балалар. Инде алдагы көннәребез имин, ил-көннәребез тыныч булсын!

 Мәктәп укучыларының хәрби сафларда узуы, сугыш темасын яктырткан чыгышлары өлкәннәрне шул еллардагы яшьлекләренә кайтарды. Бер үк вакытта спорт бәйгеләре дә барды.

 Бәйрәм үзешчәннәрнең концерты белән дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев