Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай җитәкчеләре “Маяк”ның тыл ветеранына медаль тапшырды

“Маяк” газетасы редакциясендә зур бәйрәм узды.

Тыл ветераны, озак еллар “Маяк” газетасында тәрҗемәче булып эшләгән Энҗе Вәлиевага “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медален район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев барлык ветераннар катнашында, район җитәкчелеге исеменнән тантаналы төстә тапшырды.

Үзе дә газета белән тыгыз элемтәдә торган, инде шактый еллардан аның актив хәбәрчесе булган районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та Энҗе Әхмәдулла кызының авыр сугыш елларында Җиңү өчен куйган тырышлыгын олы бәяләде. Ул ветераныбыз иңнәренә ап-ак шәл япты. Газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов иң олы, иң хөрмәтле ветераныбызга изге теләкләрен ирештереп, бүләк тапшырды.

Чәй өстәле артында ихлас әңгәмә белән дәвам итте бәйрәм. Бу көннәрдә газетабызга 90 яшь тә тулды бит әле. Шул уңайдан өлкәннәребез эшләгән дәверләрдәге истәлекләрен яңарттылар, газета эшчәнлегендә тәкъдим-фикерләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев