Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбәдә яшәүче Бүләк Гыйләҗетдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (ФОТО)

    ​​​​​​​Бүген актүбәле Бүләк Гыйләҗетдиновка 90 яшь тулды.

    Бөек Ватан сугышы башланганда яшүсмергә әле 11 генә яшь була. Ачлык-ялангачлык аны да читләтеп үтми. Хезмәт юлын ул шахтада башлый, аннан Актүбә бистәсенә кайтып төпләнә һәм лаеклы ялга туктаганчы нефть тармагында эшли. 
    Өч бала үстерәләр. Бүген ул өч онык һәм дүрт оныкчыгы өчен яраткан бабай да.

    Бүләк Шамил улын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев та килгән иде. Ул ветеранга барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: