Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

90 яшьлек Гөлчәһарә апа Сабирова Азнакайны үз итеп өлгергән

8 бала үстергән Гөлчәһарә апа Сабировага сөенечләрне дә, кайгыларны да күп кичерткән язмыш.

(Азнакай, 28 февраль, Лиза Нур) Бүгенге көндә аның 4 баласы гына исән. Алар әниләренең тырышлыгын, тыйнаклыгын үзләренә дә үрнәк итеп алып, тормышта һәркайсы үз урынын тапкан. Олыгайган көнендә әниләренә кадер-хөрмәтне, игътибарны мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырышалар.

Гөлчәһарә Мирзаян кызы Әлки районында туып, гомерен шунда яшәп үткәргән. Бөек Ватан сугышы чорында 13 яшеннән фермада терлек караган. Аннары комбайнчы ярдәмчесе булып озак еллар эшләгән. Хәер, авыл кешесе җилкәсенә төшкән эш-мәшәкатьләрне санап бетермәле дә түгел, кайда кушсалар - шунда намуслы хезмәт куйган ул да.

Бүгенге көндә Гөлчәһара апа Азнакайда яшәүче кызы Минзия тәрбиясендә.

Тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады. Өй тулып балалары, онык-оныкчыклары җыелган. Әлбәттә, сүз юбилярның туган ягы - Әлки яклары хакында да барды. Ул анда хөрмәтле кешеләрнең берсе.

- Җәйлектә әни үзе гомер иткән нигезгә кайта, - дип сөйли кызы Минзия. - Аның җирсүен без дә аңлыйбыз. Авылдашлар, биләмә башлыгы бик сөенеп каршылыйлар, күз уңыннан төшермиләр, хәлен белешеп торалар...

Карты вафатыннан соң кызына килгән Гөлчаһарә апа инде Азнакайны да үз итеп өлгергән. "Монда халык гади, киң күңелле, ярдәмчел", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек Гөлчәһарә апа Сабирова Азнакайны үз итеп өлгергән