Реклама
Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан җиңел әзерләнә торган рецепт.
3 аш калагы майонез, 3 аш калагы каймак, 3 йомырка, 1 стакан он, 1 чәй калагы разрыхлительне бергә болгатып, каймак куелыгында камыр ясыйбыз. Аны пергамент кәгазе җәелгән табага җәеп, өстенә пицца эчлеген салабыз. 180 градус кызулытагы духовкада 20-25 минутта пешә.
Эчлегенә колбасаны һәм сырны теркадан үткәреп салам. Шулай ук туңдырылган җиләк-җимештән дә ясыйм.
Фото – Марьям
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз