Реклама
Эх, бер кисәген генә кабып карыйсы иде!
Әйе, җәмәгать, хатын-кыз мең төрле мәшәкать арасында кайнап, көндәлек аш-су әзерләүгә күнегеп, кайчакта ризык әзерләгәндә “җанын салып” та бетерә алмый торгандыр. Ә менә ир-егетләр сирәк әзерләгәнгәдер, ни хикмәт, алар пешергән әйбер бик тәмле килеп чыга. Рамиль Исламовның менә бу иҗат җимеше – кабак бәлеше дә, тәгаен, телеңне йотарлык булгандыр. Эх, бер кисәген генә кабып карыйсы иде!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз