Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Солянкага ничә төрле ит кирәк?

Күпләрнең яраткан ашы булган солянканы әзерләү өчен кимендә 4 төрле ит кирәк булачак: сыер яки кош ите, ысланган яки пешкән казылык булса яхшы.

Тәҗрибәле пешекчеләр фикеренчә, аларның һәрберсе бу ашка үзенчәлеклә тәмен бүләк итә.
Шулай итеп, беренче чиратта сөякле иттән шулпа пешерергә, аны сөзәргә кирәк. Итен алып вак кына шакмаклап турарга. Ысланган тавык итен, казылыкларны да шулай ук турарга. Тозлы кыярны да турап куярга. Табада аларны җылытып алсаң да була. Үсемлек маенда вак-кына туралган суганны кыздырырга, шунда ук берничә кашык томат пастасы һәм бераз лимон суы өстәргә кирәк. (Томат пастасына нигә май салып куярга кирәк?) Шакмаклап туралган бәрәңгене һәм әзерләнгән башка ризыкларны сөзелгән шулпага салып пешерергә. Иң соңыннан туралган зәйтүн җимешләрен (маслины) өстәргә. Тәлинкәләргә бүлгәч, берәр кисәк лимон, берәр калак каймак һәм яшеллек салып бирергә.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев