Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

 Мәдинә Гариповадан пироглар пешерү өчен камыр рецепты.

 Һәрбер хуҗабикәнең үзенең камыр кую рецепты, үз сере бар. Мәдинә ханымның пироглары күпереп тора, үзе шундый йомшак була. 

  Һәрбер хуҗабикәнең үзенең камыр кую рецепты, үз сере бар. Мәдинә ханымның пироглары күпереп тора, үзе шундый йомшак була.  Камыр кую өчен ул бер стакан кефир, ярты стакан көнбагыш мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тулыр-тулмас тоз, бер кечкенә кап чүпрә ала. Йомшак кына камыр баскач, ярты сәгать  кабартып ала да, пироглар ясый.  Пирогны духовкада  сүрән генә утта 1сәгать чамасы пешерә. Нәрсәсе бар инде моның диярсез.  Сере менә нәрсәдә: камыр өчен барлык ингредиентлар да җылы булырга тиеш. Шуңа да камыр өчен бар катнашмаларны газ плитәсендә  акрын гына җылытып алырга кирәк икән. Бу камырдан  төрле пироглар пешерергә була. Әлеге рәсемнәрдә  җиләк пирогы һәм  кабак бәлешен күрәсез.  Ул хәтта ит бәлешенә дә бер чеметем генә шикәр белән чүпрә кушып ясый икән. Бәлеш камыры искиткеч йомшак чыга. Пешереп карагыз әле, чынлап та бик тәмле. Камыры да авызда эреп кенә китә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев