Кышка витамин запасын тупладыгызмы?
АШ-СУ

Кышка витамин запасын тупладыгызмы?

Кышын, ашларга салу өчен, яшелчә катнашмасын, әзерләп, туңдыргычка куярга киңәш итәбез.

Моның өчен берәр бәйләм үзегез яраткан яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, яшел суган), 1 әр кг баллы борыч, помидор, кишер, суган кирәк.
Кишерне эре угычтан уарга, помидорны, баллы борычны, суганны шакмаклап турарга, яшел тәмләткечләрне вакларга. Барысын бергә кушып, бер тапкыр кулланыла торган пакетларга тутырып, туңдыргычка куярга. Витаминлы яшелчәләр катнашмасын кышын шулпага, икенче ашларга куша аласыз.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев