Кышка кызыл помидор
АШ-СУ

Кышка кызыл помидор

Яңа елга үзегезнең түтәлдә үскән помидор ашыйсыгыз килсә, шушы рецепт буенча ясап карагыз.

3 литрлы коры, чиста банкага төбе күмелерлек итеп 3 аш калагы горчица порошогы салабыз. Пешәр-пешмәс помидорларны коры чүпрәк беләп сөрткәләп (юарга ярамый), төпләре белән аска каратып, тыгызламыйча банкага тутырабыз һәм калай капкач белән ябабыз. Салкынча урында саклыйбыз.


Нет комментариев