Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Иртәнге чәйгә тәмле тәбикмәк

Бу рецепт белән пешергән тәбикмәк бик йомшак була. Әбиләребез, әниләребез аны элек-электән бик яратып пешергәннәр.

Аның өчен 3 стакан манный ярмасы, 1 стакан он (бүлмә температурасында булсын), 3 чәй калагы шикәр комы, 1 чәй калагы дрожжи, тозны болгатып, кайнаган җылымса сөт белән ботап (куерак була, чөнки алга таба әле аны сыегайтабыз) 4-5 сәгатькә кабартырга куябыз. Аннан соң 5 йомырка, кайнап торган сөт өстәп, яхшылап болгатабыз (мин акрын гына блендер белән болгатып алам) бераз тагын кабартабыз һәм пешерәбез. Беренче тапкырын майласак, калганнарында табаны майларга кирәкми. Ике яклап та акмай белән майлап табынга куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    А молоко сколько надо?