Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Борынгыча тәбикмәк

Еш кына хуҗабикәләрдән: “Камырым уңмады”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Менә бу рецепт белән пешерелгән тәбикмәкнең бер дә уңмый калганы юк әле.

0,7 грамм тирәсе сөтне кайнатып, суытып шуңа   өч стакан манный ярмасы, бер стакан он, бер чәй калагы чүпрә, бер чәй калагы шикәр комы салып кичтән  баш ясап, кабартырга  куясың ( иртән ясыйсың килсә, иртән ясыйсың инде, 4 сәгать тирәсе тора). 

Иртән шуңа кап-кайнар сөт, 5 йомырка, тоз өстәп тугълыйсың да, бераз кабаргач, майлаган табага салып пешерәсең.  Камырны каймактан куерак итеп ясыйсы, миксер белән тугъларга мөмкин. Табаның беренче катын майласаң, яңадан  майларга кирәкми. Ике ягын да әйләндереп пешергән тәбикмәкләрне акмай белән майлап тәлинкәгә өя барасың.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев