Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга киңәшләр: кабак согы – витамин чыганагы

​​​​​​​Язын организм витаминнарга кытлык кичерә. Ә бакчабызда кочак сыймаслык булып үсүче кабаклар – төп витамин чыганагы, чөнки андагы файдалы матдәләр язга кадәр яхшы саклана.

Быел кыш буе кабак согы ясап һәм эчеп рәхәтләндем. Ничек моңа кадәр белмәгәнмен икән дип, үземне ачуланып та алдым.

Аны ясавы бик гади. Кабакның кабыгын әрчисең, эчен аласың һәм шакмаклап турыйсың. Бик артык ваклап интекмәдем. Кәстрүлгә салып, өстен күмерлек итеп су салдым да, кабак йомшаганчы пешердем. Пешергәндә бер-ике лимон яки әфлисун, яки икесен дә кушып кайнатырга мөмкин, тик төшләрен алырга онытмагыз. Кабак йомшаргач, лимон белән әфлисунны сөзеп алам, чөнки блендер белән туглаганда, алар катырак кисәкләр була, ә кабак үзе генә пюре хасил итә. Менә шул кабак пюресына теләгән сыеклыкта су, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарам һәм чиста банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып куям. Алай озак саклана, тиз арада эчәсе булса, капкачлап торамасң да ярый. Кибет сокларың бер читтә торсын!

Кабак бәлеше салганда, зур кабак булса, артып кала. Тиз генә кабак согы ясасаң, әрәм булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев