Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайда яшәүче Нурия Идиятуллинадан яшелчә икрасы рецепты

Икра шуның белән үзенчәлекле, аңа уксус салынмый.

Тирәбездә уңган-булган кешеләр күплегенә көннән-көн ныграк инанабыз. Азнакайда яшәүче Нурия Идиятуллина редакциябезгә «гаҗәеп» помидорын күтәреп килгәч, аның тырыш бакчачы гына түгел, аш-суга да, кул эшләренә дә оста икәнен белдек. Үзендә нинди сәләт яшеренеп ятканын кайчак кеше ничә еллар сизми яши. Нурия ханым да бәйләм серләренә лаеклы ялга чыккач кына, Чалпы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе занятиеләрендә төшенгән. Үзенең бәйләм әйберләре белән район конкурсларында катнаша. Нурия Идиятуллина озак еллар «Сельхозтехника» җәмгыятендә бухгалтер, диспетчер булып эшләгән.

«Маяк» укучыларына аның яратып ясый торган яшелчә икрасы рецептын тәкъдим итәбез:

2 кг помидор, 2 кг кишер, 1 кг суганны иттаркыч аша чыгарып, 2-3 тармак сарымсакны кыргычтан кырып, ярты литр май, 2 аш калагы тоз салып, 2,5 сәгать кайнатасың да стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябасың. Каплатып суытасың. Икра шуның белән үзенчәлекле, аңа уксус салынмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев