Азнакай хуҗабикәләренә Рәилә Ахуновадан рецепт: гранат согында күркә ите
Бик тәмле була, дуслар, пешерегез, авырлыгы юк.
Мин күркәнең бот итләрен алдым. Итне юып кортабыз да, тиресеннән арындырабыз. Соусны яхшы сеңдерсен өчен итне кискәләп җибәрәбез дә, яхшылап тоз белән ышкыйбыз. Соус: Гранат соусы( наршарап) 5 аш кашыгы, 2 аш кашыгы сое соусы, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, бер кашык катнаш борыч (смесь перцев) салып яхшылап болгатып, итне шушы соуста 4-5 сәгать тотабыз.
Итне табага салып, өстенә фольга ябып 180°с та кызган мичкә куеп пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев