Азнакай хуҗабикәләренә Мәрьям Миннегуловадан бавырсак рецепты (+ФОТО)
Тәмле булсын, уңып пешсен!
Төш пешерәсе йомыркалар суыткычның катыру өлешендә булырга тиешләр, туңган йомыркалар. Алар нихәтле озак торсалар, шулхәтле уңу өлеше дә яхшы. Тыктың, катты, иртәгә пешерү дигән сүз түгел. Минеке айлар буе тора. Икенчедән, камыр бүлмәдәге җиллелекне яратмый, камырның өске өлеше кибә, төшебезне майга салгач кабара алмыйча ярылачак. Төшне пешеп җиткәч майда озак тотмаска, камыр бик тиз майны сеңдерүчән. Тагы бер киңәш, 3, 4 өлеш пешергәннән соң майны алыштыру, бу вакытта да камырга май исе керә. Пешергән ризыгыбызны әрәм итү генә була. Төшләрне кайнар майга салмыйбыз, бары тик җылымса майга гына.
Кичтән суыткычтан 5 йомырканы алдым, кабыгыннан арындырдым, юдым, йомырка кабыгы калмасын дип. Шул килеш төн чыкты, иртән эштән кайттым, миксерымны алдым, савытына 5 йомыркамны салдым, әйләндерергә куйдым. Йомырка сарылары таралып беткәнен күргәч, 2 туңмаган йомырканың сарысын гына салдым. Камырым бик матур, ап ак төскә керде, кабарды, озак әйләндерү шарт. Хәзер инде камырга 1 аш калагы көнбагыш мае куштым, чәй калагының очына чәй содасы алып, 9 %лы аш серкәсе белән сүндерәбез дә, камырга салабыз, болгатабыз. Чәй содасын күп салып куймагыз, күп салынган очракта, камыр пешкәч, эче яшкелт кебек була. Чама белән генә әз-әзләп иләнгән он салабыз, болгата барабыз. Камыр бик каты булмасын, кашыктан камыр аерылганчы болгатабыз. Камыр үзенә бертөрле тавыш бирә, җырлый дисәк тә була. Камырны ял иттерергә куябыз, өстен тастымал белән ябып, җил уйнамаслык җирдә тотабыз. Ял иткән камырны берәр кашык кына алып онлы кунага төшерәбез, кулны онга манчып, кунада камырдан баулар тәгәрәтәбез. Тәгәрәтеп бетергәч, бер озынлыкта кисеп чыгабыз.
Газ плитәсе өстендә пешерәсе савытыбызга көнбагыш мае салабыз, газыбызны сүлпән генә тотабыз, маебыз җылы гына була. Хәзер инде кискән төшләребезне берәм-берәм сала барабыз. Төшләрем матур булсын өчен, майга салганда төшләремне кунада берәмләп тәгәрәтеп алып, салып бардым. Төшләр салынып бетте, газны әз генә ачабыз да, майга ярты стаканның яртысы кадәр салкын су салабыз. Хәзер инде газыбызны көчәйтәбез, әзрәк табагыбызны селкетеп тә алабыз, салган су таралсын. Матур итеп кызаргач, берәр төшне алып карыйбыз, шиңми икән инде, төшләрне алырга була. Икенче катка төшләрне салыр алдыннан, маемны икенче бер савытка бушатам, төбен түгәм, табагымны чайкап алам, янәдән теге пешкән майны салам, төбенә утырганы кала, салынмый. Ни өчен шулай эшлисең диярсез, маем күбекләнеп менмәсен өчен. Тагы җылы майга төшләр салына, тагы шулай ук су салына, пешереп алына.
Баллау өлешен, мин мондый эре төшләрне артык ябешеп торган, балга катырганны яратмыйм. Шуңа күрә, ярты стакан суга бер стакан песок салып кайнатырга куйдым, 3-4 минут кайнагач, 3 аш калагы бал салып кайнаттым. Кайнаган сиробка бармакка бармак тигезеп карыйм, үзенчә бер төрле ябышып торса, сиробымны башка кайнатмыйм. Катырганда, табакны газга куеп җылытып алам да, төшләрне салам, кайнар сиропны коям, тиз генә болгатып, кулны суга манчып ала ала өям.
Катыруны ике, өч өлештә эшлим. Бер салуда гына бетермим. Катырган саен табагымны җылытып алам, шулай ук сиропны да. Ни өчен, болай эшләгәндә төшкә сироп әтәчләнеп катмый торган була.
Тәмле булсын, уңып пешсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев