Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә Кадрия Ишмурзинадан шаурма рецепты

    Өйдә үзең пешергән ризыкка бернәрсә дә җитми.

    Без тәмле рецептлар эзләп интернет киңлекләрен айкыйбыз. Җайлы да, тиз дә, тәмле дә булсын! Азнакай хуҗабикәләренә Кукмарадан Кадрия Ишмурзина рецептын тәкъдим итәбез.

    “Шаурма өчен кибет лавашы, помидор, тозлы кыяр, кәбестә, пешкән тавык ите яки колбаса, соус, горчица кирәк була.

    Майонез һәм кетчупны (икесен дә үзем ясадым) бергә болгаттым, тәменә карап горчица куштым. Кәбестәне саламлап турап, тоз сибеп удым. Помидор белән кыярны, колбасаны да саламлап турадым.

    Лавашка соус сөрттем, әзерләгән барлык ингредиентларны салып, өстенә тагын соус сөрттем, төрдем дә әзрәк майлаган табада ике ягын да кыздырып алдым”, - дип яза ул үзенең социаль челтәрендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: