Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Кадрия Ишмурзинадан эремчекле сыр рецепты

Күп кенә тәм-том рецептларында эремчекле сыр (творожный сыр) бар.

Кибеттә ул кыйммәт. Баксаң, уңган хуҗабикәләр аны өйдә ясау серен ачканнар икән. Азнакайлыларга Кадрия Ишмурзина рецептын тәкъдим итәбез.

“Эремчекле сырны сырны өйдә ясау өчен 2,5 %лы кефирны морозильникта катырырга һәм кабат эретергә генә кирәк. 500 мл кефирдан 117 гр масса килеп чыкты.

Шушы массага 80 мл 33%лы сливки куштым, чеметем тоз салдым, 50 гр шикәр оны кушып болгаттым. Шикәр комын тәмгә карап артыграк салырга да була. Менә дигән крем-чиз барлыкка килде. Кремны 1 сәгатькә холодильникка куеп тордым һәм торт өстен, капкейклар бизәргә, синнабон кабартмаларына ягарга менә дигән булды.

Шушы ук массаны кечкенә балаларга өстәмә ризык итеп ашатырга була. Ясап карагыз, дусларым, йомшак, төерләрсез эремчек массасы сезгә дә һәм балаларга да ошар дип уйлыйм”, - дип яза ул үзенең социаль челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев