Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә: гөмбәле пицца

Бик туклыклы һәм тәмле пицца килеп чыга.

Камыр: 1 стакан җылы суга 2 чәй калагы тиз җеби торган чүпрә, 1, 5 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, ярты стакан көнбагыш мае, кирәгенчә он салып, йомшак камыр ясыйбыз. Кабаргач, берничә тапкыр агач кашык белән баскалап төшәрәбез.

Шампиньон гөмбәсен суган белән сыек майда кыздырабыз. Әзер камырны юка гына итеп җәеп, кырларын бераз күтәртеп, майлаган табага салабыз. Өстенә гөмбә, аның өстенә юка телемләп туралган помидор, уылган сыр сибәбез. Өстенә 3 йомырка белән майонезны туглап агызабыз.

Бик туклыклы һәм тәмле пицца килеп чыга. Ашларыгыз тәмле булсын!

Гөмбә урынына фарш куллансаң да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев