Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АФИША

“Диалог Авто” хыялларны чынга ашыра

Хыялыңда йөрткән машинаны эзләп ерак барасы түгел – шәһәребездәге “Диалог Авто” автоүзәгенә генә рәхим итәсе.

“Диалог Авто” компаниясе үзенең башлангычын 2006 елда Яр Чаллы каласыннан ала. Башта автобазарда урнашса, аннан Машина төзелеше урамындагы иркен, заманча бинага күчә. 2007 елда Әлмәт шәһәрендә автосалон бинасы төзелә башлый. 2012 елда әлеге бинага зур итеп шоу-рум корыла, ә 2014 елга инде Әлмәттә компаниянең йөргән машиналарны да сатуны үз эченә алган өченче автоүзәге эшли башлый.

Тагын да киңәю һәм зуррак шәһәрләрдә базарны яулау максатларында 2014 елда Яр Чаллының Әлмәт трактында автоүзәк ачыла. Шулай итеп, компания Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләренә дә якыная.

2015 елда “Диалог-авто” Казанны яулый. Башкалада компаниянең бишенче салоны ачыла.

Клиентларга якынаю йөзеннән 2016 елда Азнакайда алтынчы автоүзәк барлыкка килә. Кыска гына вакыт эчендә ул автомобильләр сату буенча компания төркемнәре арсында лидерлар сафына чыга һәм үзенең позициясен ныклы тота. Быел “Диалог” автоүзәге Хәсәншина урамыннан Шәйхетдинов урамындагы 12 Б адресы буенча урнашкан бинага күчте. Биредә 40 кеше хезмәт куя.

– Без бер урында тормыйбыз, базар белән бергә үсәбез, клиенталарыбыз өчен бөтен уңайлыкларны тудырырга, аларның санын арттырырга тырышабыз, яңа проектлар өстендә эшлибез, – ди Азнакай автоүзәгенең башкарма директоры Сергей Лосяков.

Бүгенге көндә ”Диалог-авто” салонында күрсәтелә торган хезмәтләр:

– барлык төрдәге яңа һәм йөргән җиңел машиналар сату;

– иң заманча развал-схождение стенды булган автосервис;

– барлык төр иминият компанияләре аша ОСАГО полисы теркәү;

– төрле банклар аша кредит теркәү;

– юл-транспорт вакыйгасында зыян күргән машиналарны торгызу һәм документларны рәсмиләштерү;

– автомобильне ЮХИДИ да теркәү һәм исәптән төшерү, дәүләт номеры алу, номерның дубликатын ясату;

– автомобильгә техник карау үткәрү.

Биредә ишек катыннан хезмәткәрләр елмаеп каршы алалар, синең һәр соравыңа җавап бирәләр, көтеп торганда чәй, кофе тәкъдим итәләр.

Сату бүлегендә һәр клиентның түләү мөмкинлеген исәпкә алып, шәхси якын киләләр. Монда үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән төрле брендтагы, иң арзанлылардан башлап, иң кыйммәтле модельләргә кадәр тәкъдим ителә. Яхшы бәя эзләп ерак шәһәрләргә барасы түгел, Азнакайдагы автосалонда автомобиль сайлау мөмкинлеге киң.

Сервис үзәгенә иң заманча развал-схождение стенды сатып алынган. Машина дөрес кереп басмаса да, ул тәгәрмәчтәге кимчелекләрне төп-төгәл итеп көйли. Моңа кадәр азнакайлылар әлеге хезмәт артыннан башка шәһәрләргә йөргәннәр, ә хәзер үзебездә бар. Сервис үзәгендә ходовой өлештән алып кузов ремонтына кадәр башкарыла. Шулай ук автомобиль өчен барлык кирәк-яракларны сатып алырга, урнаштырырга мөмкин: сигнализация, салонга һәм багажника келәмнәр, тонировкалау, картерны саклау, коррозиягә каршы эшкәртү һ.б. Автомобильләргә гарантия вакыты маркасына карап 7 елга һәм 300 мең чакрым үтелгән юлга (пробег) кадәр җитә. Биредә техник карау үтәргә, кыйммәт булмаган хакка май алыштырырга яки башка төр ремонт ясатырга мөмкин.

Трейд ин бүлегендә клиент тиз вакыт эчендә бушка автомобилен бәяли ала. Автосалонда үзеңнең иске машинаңны биреп, икенчесен сатып алганда ташламалар каралган: йөрелгән машина алганда – 50 меңгә, яңа машина алганда 300 мең сумга кадәр. Яки машинаңны биредә сатып, акчасын гына да алырга мөмкин. Дилер үзәктә компаниянең башка автосалоннарындагы меңләгән машиналар исемлеге бар. Әлеге исемлектән җаның теләгән машинаны сайлап аласың һәм аны теләсә-кайсы шәһәрдәге автосалоннан бушка кайтаралар. Әгәр машина сине кәнәгатьләндерә икән, сатып ала аласың. «Диалог-авто»дан машина сатып алганда, клиентка дисконт карта бирелә. Аның ярдәмендә ташламалар белән башка машина, запас частьлар сатып алырга яки башка хезмәтләрдән файдаланырга була.

КСУ бүлегендә кредит, КАСКО, ОСАГО полислары теркәлә. Клиентка 20 гә якын банк тәкъдим ителә. Бер анкета тутырып, берьюлы төрле банкларга заявка бирергә һәм үзең өчен иң кулаен сайлап алырга мөмкин. Бу бик уңайлы, вакытны экономияли, чөнки банклар буйлап чабып йөрергә кирәкми. Дәүләт программасы буенча файдалы тәкъдимнәр бар. Кайбер банклар процентсыз кичектереп түләү мөмкинлеге бирә. Беренчел взнослы һәм взноссыз, вакыты 1 көннән алып 8 елга кадәр җитүче кредитлар бар. Клиент салонга акчасыз килә һәм машина белән кайтып китә ала.

Машина йөртүченең автогражданлык җаваплыгын теркәү буенча иминият базарындагы барлык төр компанияләр тәкъдим ителә. Клиент үзе теләгәнен сайлап, биредә үк техосмотр үтә һәм полис ала ала. Шулай ук юл-транспорт вакыйгасына тарыганда заянны бәяләү, документларны теркәү, аларны иминият компаниясенә тапшыру эшләре дә башкарыла. Зыян күргән машинаны ремонтка калдырырга һәм ясагач килеп алырга яки автосалонга сатарга мөмкин. Шулай итеп, клиент бер урында барлык сорауларны хәл итә. Биредә яңа машина номерлары һәм дубликатлары да ясала.

Көн акцияләре – автоүзәкнең тагын бер файдалы ягы. Һәр кеше бушлай дүшәмбе – машина маен алыштырырга, сишәмбе – ходовой өлешкә диагностика, чәршәмбе – сканерларның электрон блокларына диганостика, пәнҗешәмбе – равзвал-схождение диагностикасы үтәргә, җомга – 20 процент ташлама белән машинаны коррозиягә каршы эшкәртергә мөмкин.

«Диалог-авто» автосалонында арендага буш мәйданнар да бар.

«Диалог-авто» автосалоны «Светофор» кибете белән берлектә 1 августта кыйммәтле бүләкләр уйната. Анда 1 июньнән 31 июльгә кадәр автоүзәктә автомобиль ремонтлаткан, яңа яки йөрелгән машина сатып алган һәм «Светофор» кибетеннән кимендә 1000 сумлык товар сатып алган клиентлар катнаша ала.

Реклама кысаларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев