Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АФИША

Азнакайга Республика көненә нинди артистлар киләчәге билгеле

Истәлекле бәйрәмнәрне бөтен район халкы бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачып, матур итеп үткәрик!

Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм «Азнакайнефть» идарәсенең 500 миллион тонна нефть чыгаруы уңаеннан шәһәребездә 29 августта зур бәйрәм уздырыла.

Тантана 15.00 сәгатьтә “Игелеклелек” паркында “Көзге оҗмах” фестивале белән башлана;

17.00 сәгатьтән – “Игелеклелек” паркында Әлмәт шәһәренең “Җиңел канатлар” урам театры чыгышы;

17.00-18.00 сәгатьләрдә – парк территориясендә Яр Чаллы шәһәреннән профессор Николядан күңел ачу тамаша-программасы;

16.00-17.00 сәгатьләрдә – Яр Чаллы шәһәренең “Джас Dixi – BEND” инструменталь төркеме чыгышы;

17.00-17.40 сәгатьләрдә – “Юбилейный” стадионында театральләштерелгән тамаша белән бәйрәмне ачып җибәрү;

18.00-22.00 сәгатьләрдә – Татарстанның һәм Башкортстанның эстрада йолдызлары: Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Элвин Грей, Язгөл, Рифат Хөснияров һәм “Азнакай гүзәлләре” триосы, “Квартет” ансамбле катнашында зур концерт.

21.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты.

Истәлекле бәйрәмнәрне бөтен район халкы бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачып, матур итеп үткәрик!

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев