Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шәһәрендә зур Хәйрия концерты узачак

    Хәйрия концертыннан кергән акча Азнакайда яшәүче яман шеш авырулы 2 сабыйны дәвалауга юнәлтеләчәк.

    Зур хәйрия акциясе Азнакай районында мохтаҗ балаларга ярдәм йөзеннән дүртенче елын үткәрелә.

    Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакайның якты йолдызлары – татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак.


    Игътибар!

    Хәйрия концерты һава шартлары начар булу

    сәбәпле 1 июньнән 8 июньгә күчерелә.

    Башлана: 19.00 сәгатьтә.


    Әлеге хәйрия концертында җыелган акча райондашларыбыз – 4 яшьлек Ислам Мостафин һәм 2 яшьлек Әдилә Мөхәммәтҗанованы яман шештән дәвалауга тәгаенләнгән:

    • Мостафин Ислам Марсель улы, 21.09.2013, ДИАГНОЗ: краниофарингиома адамантиподобная, вторичный гипотиреоз, продолженный рост опухоли. КИРӘК: лучевая терапия на протонном ускорители в протонном центре МИБС г.Санкт-Петербурга. БӘЯСЕ – 1 800 000 сум.
    • Мөхәмәтҗанова Әдилә Ринат кызы, 04.10.2015, ДИАГНОЗ: нейроблостома забрюшинного пространства, с метастазами в костный мозг, печень, поджелудчную железу и кости черепа. КИРӘК:  көн саен яшәешне тәэмин итүче дарулар.

    КАТНАШАЛАР:

    • Гөлдания Хәйруллина,
    • Әбри Хәбриев,
    • Азат Тимершәех,
    • Булат Җиһаншин,
    • Фидәрис Мортазин,
    • Нияз Сафиуллин,
    • Рөстәм Гыйльфанов,
    • Хәмит Мәткәримов һәм Алсугөл,
    • Илзидә Госманова,
    • Римма Никитина,
    • Ринас Әхмәтов,
    • Нәргиз Камалов,
    • Илназ Динмөхәммәтов һәм башкалар.

    Балаларга ярдәм күрсәтеп, без аларга дөньяда иң кыйммәтле булган ТОРМЫШ бүләк итәбез! Бергә булыйк, бердәм булыйк, хәйрия концертында актив катнашыйк!

    Азнакайда Балаларны яклау көне - ТУЛЫ АФИША

    Фото pixabay.com

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: