Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда 1 июньдә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак - ТУЛЫ АФИША

    Балаларны яклау көне уңаеннан Азнакай шәһәрендә узачак барлык чаралар да һава шартлары начар булу сәбәпле 1 июньнән 8 июньгә күчерелә.

    Алар Татарстан мәйданында, Ишкәев исемендәге паркта, “Шифа” сәүдә үзәге каршында һәм Игелеклелек паркында узачак.

    10.00-11.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында “Менә җәй дә килеп җитте” дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.

    10.00-17.00 сәгатьләрдә Ишкәев исемендәге паркта атракционнар эшләячәк.

    14.00-15.00 сәгатьтә Игелеклелек паркында мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара узачак.

    “Шифа” сәүдә үзәге каршында:

    14.00-18.00 сәгатьләрдә балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре күргәзмәсе;

    15.00-15.30 сәгатьтә балалар өчен анимацион программа;

    16.00-16.45 сәгатьтә “Азнакай сандугачы-2018” төбәк фестиваленең гала-концерты;

    15.45-17.30 сәгатьтә балалар коллективлары катнашында концерт;

    17.30-18.00 сәгатьтә – “Холли буяулары” күңел ачу программасы;

    14.00-18.00 сәгатьләрдә массакүләм спорт чаралары, квадрацикл, паровоз, ике катлы автобуста, атта йөрү, батутларда сикерү һ.б.

    17.00-18.00 сәгатьтә балалар өчен дискотека, кызыклы уеннар.

    19.00-22.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында татар эстрадасы артистлары катнашында хәйрия концерты.

    Бәйрәмгә рәхим итегез!

    Фото pixabay.com

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: