Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Юлдаш» һәрчак юлда

    Үз мәшәкатьләре белән тыныч кына көн күреп ятучы кечкенә авыллар бар. Аларда тормыш үз җаена ага. Нигездә биредә читкә чыгып йөри алмаучы өлкәннәр яши. Шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш агитбригадасы" әнә шундый кече авылларга үзенең җыр-моңнары белән яңа сулыш өреп китә. Язгы кыр эшләреме, урып-җыю чорымы - юлдашлылар һәрчак юлда....

    Үз мәшәкатьләре белән тыныч кына көн күреп ятучы кечкенә авыллар бар. Аларда тормыш үз җаена ага. Нигездә биредә читкә чыгып йөри алмаучы өлкәннәр яши.

    Шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш агитбригадасы" әнә шундый кече авылларга үзенең җыр-моңнары белән яңа сулыш өреп китә. Язгы кыр эшләреме, урып-җыю чорымы - юлдашлылар һәрчак юлда. Гыйнвар аенда да коллектив авыл халкын концертлары белән куандыра.

    - Без Камышлы, Кәтемдә чыгыш ясадык инде. Бик җылы каршы алалар, тагын да чакырып калалар, - ди агитбригада җитәкчесе Алсу Мөхәммәтҗанова.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: