Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшьнәп үткән балачак

    (Авторның "Сугыш еллары турында бер кәлимә кыйсса" язмасыннан өзек) ...Сугыш башланганда безгә - Тымытык районы Буралы авылы җидееллык мәктәбенең 4нче сыйныфын тәмамлаган 19 малай һәм кызга, нибары 12-13 яшьләр иде. Кайберәүләр язганча, "сугыш башланды да, хәрби хезмәткә китүчеләрне үсмер балалар алыштырды" гына түгел шул. Без 25 майда укуны тәмамлагач ук...

    (Авторның "Сугыш еллары турында бер кәлимә кыйсса" язмасыннан өзек)
    ...Сугыш башланганда безгә - Тымытык районы Буралы авылы җидееллык мәктәбенең 4нче сыйныфын тәмамлаган 19 малай һәм кызга, нибары 12-13 яшьләр иде.
    Кайберәүләр язганча, "сугыш башланды да, хәрби хезмәткә китүчеләрне үсмер балалар алыштырды" гына түгел шул. Без 25 майда укуны тәмамлагач ук колхоз, хуҗалык эшләренә тартылган идек инде. Әйтик, Сәлимгәрәев Зиннур, Әхмәдуллин Минневәли әтиләре белән хуҗалык көтүен көтәргә чыгып киттеләр. Калган яшьтәшләрдән Кашапов Мөҗәһит, Миннекәев Әсгать, Ситдыйков Мирсәет, Арслан, Тәлгать (барысы да мәрхүмнәр инде) башта төрле эштә йөрделәр, аннан сукага, тырмага алындылар. Кызлар әниләре белән басуда чүп утадылар. Көнлек нормасы да аз түгел: балаларга - 3, зурларга - 5-6 сутый. Уталган үләнне малларга ашатырга дип, җилкәләренә салып өйләренә алып кайталар иде. Утауга йөрүчеләрдән Миннур, Нәкыя, Әнисә, Сәгъдә, Гамбәрия, Гайшә, Камал, күрше кызы Мөһәлилләне хәтерлим. Мөһәлиллә бик эшчән, авыр эштән дә чирканмый иде. Без печән чабарга, өяргә, көлтә ташырга гел бергә йөрдек. Төннәрен еш кына колхоз эскертеннән саламын да чәлдерә идек...
    Үзем эшкә чыгуымны Мөһәлилләнең әтисе Миннегәрәй абзый белән сабан сөрүдән башладым. Мин атларны куаладым, ә ул сабан артында йөрде. Аннан үземә ике төрәнле сабан бирделәр. Август аеннан бозаулар көтәргә куштылар.
    Шул көздә Буралы мәктәбен башлангычка калдырдылар, алга таба укырга Чубар Абдулга төшәргә куштылар. Без бармадык, кыстаучы да булмады.
    Кыш җитте. Бозауларымны абзарга кайтардым. Минем белән көтү көткән Лотфуллин Салихҗанны ФЗУга - шахтага алдылар. Ул аннан кайтмады. Шулай итеп, безнең сыйныф үсмерләре бер елдан артык, 1942 елның октябренә кадәр, гел эштә булдылар.
    Җиңүгә ышаныч тугач, күрәсең, укуны мәҗбүри куйдылар. Буралыда кабат җидееллык мәктәп ачылды. 5нче сыйныфта укуны, бездән соң чыгарылыш ясаганнар белән кушылып, 40лап бала бергә башладык. Безгә иң зур бүлмәне бирделәр. Берәү дә читтә калмады. Шулай итеп, елга 6 ай чамасы укыдык, калганын колхозда эшләдек. Уку, урып-җыю барышына карап, октябрьдә башланып, язгы кыр эшләренә кадәр бара иде. Кышын ял көннәрендә басуда кар тоту, тизәк җыю эше белән шөгыльләндек.
    1941 ел азагында 6-7нче классларны тәмамлаучыларның күбесен, мәҗбүри рәвештә, ерак шәһәрләрдәге ФЗУларга озаттылар. Минем хәтердә калганнардан ике Санияне, Рәсимә, Гамбәрияне Казанга, Вәдүтне, "Девятка"ны (чын исемен хәтерләмим, аларның әтиләре балаларын туу чиратлары белән атый иде) - Свердловскига, Салихҗан белән "Восьмёрка" Гарифуллинны шахтага җибәрделәр. Араларыннан бер Гамбәрия генә кире авылга әйләнеп кайтты. Калганнары чит җирләрдә гомер кичереп, нәселләрен шунда калдырдылар...
    Заманы авыр булган кебек, тормышы да шундый булды. Пионерлардан өлкәнрәк, гәүдәлерәк укучыларны туплап, авыл кырыендагы чокырларга - армиядән качканнарны күзәтү өчен җыялар иде. Бу эшне минем ерак туган - Хәмзә Сабирҗанов җитәкләде. Аны «авыл милициясе» дип йөрттеләр. Бөтен эшкә катнаша, барына да җитешә. Ул сугышка кадәр Мәскәүдә эшләп кайткан, рус сүзләрен кыстырып сөйли иде. Шуңа күрәдер, аны «урыс Хәмзә» дип тә йөрттеләр. Хәмзә абзый кечкенә инеш ярында, авыл кешеләрен сокландырып, җимеш агачлары, яшелчә, чәчәкләр үстерә, умарта тота иде. Аның балалары хәзер Казанда, Әлмәттә яшиләр дип ишетәм.
    Авыл янында "засада"да тору 1941нең җәеннән кар төшкәнчегә кадәр барды. Ят кешеләр белән дә очрашырга туры килде. Беренчесе, җылы июль аенда булды. Без вакыт уздыру өчен учак ягып, ишеткән-белгәннәр турыда гәпләшеп ятканда, караңгылыктан сакаллы бер кеше килеп чыкты. Ул "Ивановка", "Чалпы" сүзләрен кабатлады һәм, без аңга килгәнче, кабат караңгылыкка кереп югалды. Дәррәү торып авыл Советына чаптык, анда кизү торучыга булган хәлне сөйләп бирдек. Ул, кемгәдер хәбәр итәчәген әйтеп, безне кайтарып җибәрде.
    Икенчесе август аенда булды. Таң алдыннан гына берәү урман ягыннан килеп чыкты да, безне күргәч, инеш чокырына кереп югалды. Бу турыда да хәбәр иттек. Берничә көннән соң Сөләй авылындагы өй түбәсендә яшеренеп яткан бер дезертирны эләктергәннәр икән, дигән хәбәр таралды. Сөләй кешесе дигәне безнең авыл кияве, сугыш башланыр алдыннан гына Буралы тимерчесе кызына өйләнгән егет икән. Кияүнең армиядән качуы, кулга алынуы дөрес булып чыкты. Ул хакта безгә районнан килгән милиционер сөйләде һәм ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде.
    Суыклар башлану белән безнең «сугыш» хәрәкәтләрендә катнашуыбыз да бетте. Кизүлек итү дә Хәмзә абзый белән ат абзарларын, фермаларны тикшереп йөрү, Сталинград сугышы көннәрендә төнлә тәрәзәләрдән ут күренмәсен өчен яктылык маскировкасын күзәтү белән чикләнде.
    Шакирҗан ҖӘЛӘЕВ, тыл һәм хезмәт ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: