7 май 2013 яңалыклары
-
Нияз Абдуллин бүләк сертификатына ия булды
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның шәхсән инициативасы белән һәм махсус карары нигезендә районның терлекчелек һәм игенчелек тармаклары хезмәткәрләре эшенә көндәлек нәтиҗә ясалып, алдынгылар билгеләнә һәм аларга акчалата бүләк сертификатлары тапшырылып килә. Лиза НУР Соңгы көннәрдәге бәрәкәтле, шифалы яңгырга сөенеп, Фәнүс Кәримов КФХсы игенчеләре дә язгы кыр эшләрен кыска срокта...
-
Ветеран Иван Сергеев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч авырлыгын үз җилкәләрендә тойган, кургаш яңгыры, мина шартлаулары астында шуыша-атлый меңәрләгән чакрым фронт юлларын узган, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, илгә җиңү алып кайткан яугирләребезнең сафы, еллар узу белән, сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның иң яшь дигәннәре дә бүген инде тугызынчы дистәләрен тутырып килә... Наил...
-
Оператив-профилактика операцияләре үткәрелә
РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлеге тарафыннан район һәм шәһәрдә "Эзләү", "Алкоголь", "Нефть", "Надзор-2013" оператив-профилактика операцияләре үткәрелә. "Нефть" операциясе вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан "Азнакай автомобиль юллары идарәсе"ннән шәхси машинасында чыкканда гражданин С. туктатыла. Транспортны тикшерү вакытында, багажникта 80 литр ягулык табыла. Гаепләнүче аны законсыз рәвештә трактор багыннан салдырган була....
-
Шәһәребезнең Татарстан мәйданында “Без – җир балалары” акциясе узды
Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы кысаларында шәһәребезнең Татарстан мәйданында "Без - җир балалары" акциясе узды. Ык буе территориаль идарәсе баш белгече Алианна Мансурова бу акциянең планетабызны, табигатебезне саклауга юнәлдерелгән чара булуын билгеләп үтте һәм туган ягыбызның гүзәллеген сакларга чакырды. Һәр мәктәп "Бер кошны да оясыз калдырмыйбыз", "Без Россиянең...
-
Яшьнәп үткән балачак
(Авторның "Сугыш еллары турында бер кәлимә кыйсса" язмасыннан өзек) ...Сугыш башланганда безгә - Тымытык районы Буралы авылы җидееллык мәктәбенең 4нче сыйныфын тәмамлаган 19 малай һәм кызга, нибары 12-13 яшьләр иде. Кайберәүләр язганча, "сугыш башланды да, хәрби хезмәткә китүчеләрне үсмер балалар алыштырды" гына түгел шул. Без 25 майда укуны тәмамлагач ук...
-
Гафифә Гаффарованың “Күңелгә тулган моңнар” дигән иҗат кичәсе үтте
Район үзәк китапханәсе талантлы якташларыбыз иҗатын халыкка җиткерүдә зур эш башкара. Шушы көннәрдә биредә Гафифә Гаффарованың "Күңелгә тулган моңнар" дигән иҗат кичәсе үтте. Балачагы сугыштан соң иң авыр елларга туры килгән, кечкенәдән әтисез калып, күп нужа-хәсрәтләр кичергән Тархан авылы кызы Гафифәнең шигърияттә үз сүзе, үз урыны бар. Тормышы никадәр авыр...
-
“Бердәм Россия” акция үткәрә
6 һәм 7 май көннәрендә 11.00-12.00 сәгатьләрдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап, "Георгий тасмалары" акциясе үткәрә. Җиңү символы Мәңгелек ут янында таратылачак.
-
Агачны ник кистеләр
2013 - ТРда Экологик культура һәм тирә-якны саклау елы. Бу уңайдан шәһәр һәм район күләмендә шактый гына чаралар уздырыла. Әйләнә-тирә мохиткә райондашларыбызның битараф булмавы куанычлы. Бу хакта редакция почтасына да хатлар гел килеп тора. Аларның берсен газета укучыбыз Р.Гыйльмановтан алдык. "Нефтьчеләр-Солтангалиев урамнары чатында бик матур агач үсеп утыра иде. Ләкин...