Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тормышта гармония булса яхшы

    Котлыйбыз! Суд органнарында озак еллар фидакарь хезмәт куйган, суд системасы үсешенә зур өлеш керткән өчен Азнакай шәһәр суды администраторы Альбина Темирбулатова Россия Федерациясе судьялар Советы Президиумы карары белән икенче дәрәҗә "Тырыш хезмәт өчен" билгесе белән бүләкләнде. Альбина Темирбулатова Азнакай шәһәр судында администратор булып 10 ел эшли. Татарстан Республикасы суд системасында...

    Котлыйбыз!
    Суд органнарында озак еллар фидакарь хезмәт куйган, суд системасы үсешенә зур өлеш керткән өчен Азнакай шәһәр суды администраторы Альбина Темирбулатова Россия Федерациясе судьялар Советы Президиумы карары белән икенче дәрәҗә "Тырыш хезмәт өчен" билгесе белән бүләкләнде.
    Альбина Темирбулатова Азнакай шәһәр судында администратор булып 10 ел эшли. Татарстан Республикасы суд системасында иң тәҗрибәле администраторларның берсе. 2006 елда республика бәйгесендә "Иң яхшы администратор" исеменә лаек булды. Тәҗрибә уртаклашып республика семинар-киңәшмәләрендә чыгышлар ясый, матбугат битләрендә язмалары да еш дөнья күрә. Ул ТР Югары Судының һәм ТР Суд Департаменты Идарәсенең, Азнакай муниципаль районы башлыгының күпсанлы Мактау грамоталарына ия.
    -Альбина Раяновна, күпчелек азнакайлылар Сезне районның комсомол оешмасында, партиянең район комитетында, аннан соң мәгариф өлкәсендә эшләгән вакытларыгыздан белә. Ә суд системасына нәрсә китерде?
    -Шул язмыш инде. 1987 елда комсомолдан партиянең район комитетына күчерелдем. Бу елларда миңа талантлы, абруйлы җитәкчеләр - беренче секретарь Октябрь Мөхетдинов, икенче һәм өченче секретарьлар Ринат Гыйльманов, Фәүзия Әминова һәм бүлек җитәкчеләре белән бергә эшләргә туры килде, алардан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Һәммәсе ярдәмгә әзер, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән кешеләр иде. Шушы чорда Саратов партия мәктәбен дә тәмамладым.
    Партия бетерелгәч, 1994 елда, үзем кайчандыр пионервожатый булып эшләгән 6нчы мәктәпкә кайттым. Коллектив районда иң көчлеләрдән берсе, аның белән ул чакта районда билгеле шәхес - Евдокия Калинина җитәкчелек итә иде. Туксанынчы еллар - илдә бар яклап үзгәрешләр чоры булганлыктан, һәрдаим камиллеккә омтылу таләп ителде. Мин янә бер уку йортын - читтән торып Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлап, тагын бер югары белем алдым.
    Ә инде суд системасына эшкә 2002 елда килдем. Ул чакта суд рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова иде, ул мине комсомол, партия эшеннән үк яхшы белә. Сүз дә юк, башта авыррак булды, ни дисәң дә, минем өчен яңа өлкә, үзенчәлекле эш. Югары дәрәҗәдә профессионаллар Ренат Хәбибуллин, Талия Гыйльфанова, Илдар Рәшитов, Илнур Сабитов, Насих Харрасов, Сания Ибраһимова, Рәмис Исламов, Лилия Зиннәтуллина һәм башка тәҗрибәле хезмәткәрләр белән эшләү дәверендә үземә күп яңалык ачтым, һәрчак аларның ярдәмнәрен тойдым.
    Дөрес, мин район җитәкчелеге чакыруы буенча судтан беразга китеп тә тордым. 2009 елда район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеген җитәкләргә алындым, соңрак район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләдем. Бик кызыклы, күпкырлы эш булса да, тынгысыз һәм авыр иде. Минем өчен олы тормыш мәктәбе булды ул. Өч ел ярымнан соң яңадан судка эшкә кайттым.
    Азнакай шәһәр суды республикада һәрчак яхшылар рәтендә булды һәм хәзер дә шулай. 2014 елда, җитәкче булып Йосыф Сәхапов килгәч тә, күптәнге традицияләр сакланып, эшебезгә яңа алымнар кертелә, тагын да заманчарак технологияләр кулланыла башлады. Суд администраторы буларак минем вазифам: тиешле матди-техник шартлар тудыру, мәгълүмати тәэмин ителешне кайгырту, бер үк вакытта судның матбугат үзәген дә җитәклим. Хәзерге вакытта һәр суд составы заманча җиһазланган утырышлар залына ия, хезмәткәрләр автоматлаштырылган эш урыны, кирәкле оргтехника, интернетлы элемтә белән тәэмин ителгән. Видеоконференция залы да булдырдык. Безнең суд бинасы республикада иң яхшылардан берсе санала. Кыска гына вакыт эчендә судның музеен эшләдек. Мәктәп укучылары белән очрашулар, ачык ишекләр көннәре, иншалар бәйгеләре үткәреп торабыз, 1нче мәктәп белән социаль партнерлык урнаштырылды. Республикакүләм үзешчәннәр бәйгеләрендә катнашабыз, ветераннар белән очрашулар, районның матбугат чаралары журналистлары белән "Түгәрәк өстәл", "Туры элемтә"ләр оештырып торабыз... Хәер, аларның барсын да санап кына бетермәле дә түгел.
    -Яшебез барган саен без артка ешрак борылып карый башлыйбыз, истәлекләрне барлыйбыз. Сезнең дә күңелдә сагындырган вакыйгалар сакланадыр әле?..
    -Балачакны, мәктәп елларын сагынам. Әтием Раян һәм әнием Дамира - сугыш чоры балалары, ачлык-ялангачлыкны күргән буын. Ә инде әби-бабайларга кичерергә туры килгән авырлыкларны сөйләп кенә бетереп булмый. Менә шундый хәтәр елларны үткән буын вәкилләре буларак, алар безне, оныклары, балаларын гадел, эш сөючән итеп, тормыш мәгънәсен аңлатып үстерделәр. Зариф бабам үз куллары белән төзегән йорт Сәпәйдә иң матур йортларның берсе иде. Әбием Рәхимәдән булганның кадерен белергә, шөкерана итәргә кирәклеген сеңдердек. Энем Альберт, сеңлем Светлана белән аларның бик күп яхшы сыйфатларын өлге итеп, үзләштереп үстек.
    Әлбәттә, пионерга, комсомолга кергәндәге тантаналы, дулкынланулы мизгелләр әле дә истә. Сыйныфташлар белән бергәләп тимер-томыр җыюлар, әби-бабайларга тимурчылык итүләр... аннары, университетта "бишле" билгесенә диплом эшен яклаган чагым һаман да күз алдымда. Дәртләнеп, зур идеяләр белән янып комсомолда эшләп йөргән чаклар да гомернең матур вакыйгалары булып хәтердә калды. Шау-гөр килеп җыелышлар, смотр-конкурслар, яшьләр белән төрле чаралар үткәрүләр...
    -Булачак ирегез белән дә шул чараларның берсендә танышкансыз, дип беләм.
    -Әйе. Сергей белән "Акчарлак"та узган кичәләрнең берсендә таныштык. Ул кичәне алып баручыларның берсе идем. Озын буйлы, чибәр бер егет килеп, биергә чакырды. Ул мине озата да кайтты. Юл буе сөйләшеп сүз бетмәде. Баксаң, ул да мин яраткан музыка, язучы, шагыйрьләр иҗаты белән мавыга икән. Нигездә классик музыканы яратсам да, аның кебек авыр рок белән дә кызыксыну бар. Шулай итеп, уртаклыклар шактый булып чыкты. Аның белән нинди генә темага да рәхәтләнеп сөйләшеп, хәтта бәхәсләшеп тә була. Менә шулай күпне белүе, спортны үз итүе белән әсир итте ул мине. Аның чын патриот булуына сокланырлык иде. Татарстанда, Азнакайда яшәве белән чын-чынлап горурланды. Бер елдан соң өйләнешеп тә куйдык.
    -Ул чакта "аек" комсомол туйлары модада иде...
    -Хәтерлисез икән! 1985 елда эчүчелеккә каршы зур кампания җәелдерелде. Комсомолның район комитеты секретаре буларак, мин, әлбәттә, үрнәк күрсәтергә, ә инде партия таләбе буенча коммунист, РИТС-1 начальнигы булган биатам Рәфкать Темирбулатов, туйны эчемлексез үткәрергә тиеш идек. Һәм ул шулай булды да. Хәер, биатам мәҗбүриләүдән битәр, яшьләр тормышларын аеклык белән башласын, дигән нияттән чыгып шулай карар итте. Ни хикмәт, берәү дә күңелсезләнеп утырмады, рәхәтләнеп биеделәр дә, җырладылар да... Бик матур яшәдек. Бер кыз, бер ул үстердек. Кызыбыз Рита Мәскәүдә юрист булып эшли, Артур читтән торып энергетика университетында укый, бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Әтисе юлыннан китте - Сергей да гомере буе бораулаучы булып эшләде, хезмәте белән бик горурлана иде.
    -Тормышта бернәрсәгә дә үкенмисезме?
    -Үкенәм. Өстенлекне гаиләгә бирәсе урынга, еш кына эшкә биргәнемә үкенәм. Моның зур ялгыш булуын иремне югалткач кына аңладым. Никсон мемуарларында бик дөрес ассызыклаган: гаилә - иң мөһиме, ул беренче урында торырга тиеш.
    -Үз фикерегезне, каршыда кем булуына карамастан, кистереп әйтәсезме?
    -Һәр нәрсәгә үз фикерем бар һәм аны кешенең йөзенә бәреп әйтергә яратам. Ихласлыкны өстен күрәм. Күп кенә проблемаларыбыз да менә шул әйтергә теләгәнне яшергәннән, турысын әйтмәгәннән килә.
    -Хатын-кызның урыны кухняда, дигән әйтем белән килешәсезме?
    -Барсы да гүзәл затның үзеннән тора. Кемгәдер кухняда рәхәт...
    -Сез прагматикмы, әллә романтик?
    -Тегесе дә, монсы да. Иң мөһиме - баланс булсын. Монсы инде физика законы. Кайда да булса кимесә, башка урында ташып чыга... Шуңа да бар яклап яхшы булганда, кайчак икеләнеп тә калабыз: күпкә барыр микән? Тормышта гармония сакланса яхшы.
    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: