Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәмис Исламов Азнакай шәһәр суды федераль судьясы итеп билгеләнде

Россия Федерациясе Президентының 25 июльдә кул куйган 644 нче фәрманы нигезендә Исламов Рәмис Гарифҗан улы, вәкаләт срогы чикләнми, Азнакай шәһәр суды федераль судьясы итеп билгеләнде. Рәмис Исламов 1962 елда Азнакай районының Тымытык авылында туа. Хәрби хезмәттән соң ул РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый....

Россия Федерациясе Президентының 25 июльдә кул куйган 644 нче фәрманы нигезендә Исламов Рәмис Гарифҗан улы, вәкаләт срогы чикләнми, Азнакай шәһәр суды федераль судьясы итеп билгеләнде.

Рәмис Исламов 1962 елда Азнакай районының Тымытык авылында туа. Хәрби хезмәттән соң ул РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

1984-2003 елларда эчке эшләр органнарында хезмәт итеп, майор һәм район-шәһәр эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Яхшы хезмәте өчен медальгә һәм күкрәк билгесенә лаек була.

2004 елдан ТР Дәүләт Советы тарафыннан Рәмис Гарифҗан улы җәмгыяви судья итеп сайлана. Тугыз елдан артык районның 3 нче суд участогы җәмгыяви судьясы булып эшләде.

Р.Исламовның юрист һөнәре буенча эш стажы 32 ел. 2009 елдан 3 нче квалификация класслы судья. Ул үрнәк гаилә башлыгы, өч бала әтисе, онык тәрбиялиләр.

Судья Р.Г.Исламов гражданнарны һәр җомгада 14.00-17.00 сәгатьләрдә 20 нче кабинетта кабул итә. Судьяның ярдәмчесе - Галеева Элина Иршат кызы, 22 нче кабинет, тел.: 7-01-51. Суд утырышы секретаре - Сәлахова Резеда Рәүф кызы, 4 нче утырышлар залы (3 кат), тел.: 7-01-51.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәмис Исламов Азнакай шәһәр суды федераль судьясы итеп билгеләнде