Азнакаево
  • Рус Тат
  • Олег Владимиров Үчәлле авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткән

    Нәкъ алты дистә ярым ел элек Якты Күл чуваш авылында яшәүче Анастасия белән Иван Владимировлар гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Аңа Олег дип исем кушалар. 1954 нче елда терлек караганда әтиләре кинәт якты дөнья белән хушлаша. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булган Олегка тормышны кече яшьтән үк төптән тартырга, әнисенең ярдәмчесе булырга...

    Нәкъ алты дистә ярым ел элек Якты Күл чуваш авылында яшәүче Анастасия белән Иван Владимировлар гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Аңа Олег дип исем кушалар.

    1954 нче елда терлек караганда әтиләре кинәт якты дөнья белән хушлаша. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булган Олегка тормышны кече яшьтән үк төптән тартырга, әнисенең ярдәмчесе булырга туры килә. Үчәлле авылы 8 еллык мәктәбен тәмамлагач, 1 ел колхозда төрле эшләрдә эшли егет.

    Аннан Бөгелмә авыл һөнәри училищесында терлекчелек фермалары механигы белгечлеге ала. 1967-69 елларда армиядә хезмәт итеп кайткач, "Уразман" колхозына механизатор булып урнаша. Инициативалы, алга омтылучан егет үз алдына бурыч куя: укырга кирәк. 1981 елда Чистай совхоз техникумын тәмамлап, техник-механик белгечлеге алган тырыш егетне Якты Күл комплекслы бригадасына бригадир итеп билгелиләр.

    Олег Ивановичның җитәкчелек, авыл җирлеге халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен җан атып йөрүе әнә шул еллардан ук башлана. Бу чорда "Якты Күл" бригадасы "Уразман" колхозында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгылар рәтендә бара. "Уразман" колхозының үсемлекчелек буенча Казан шәһәрендә узган ВДНХда катнашып беренче урынны алуында да Владимировның өлеше зур.

    Шул ук вакытта авылда социаль проблемалар да уңышлы хәл ителә: юлларга асфальт түшәлә, яңа кибет ачыла, медпункт һәм чуваш милли мәктәбе сакланып кала, авылны газлаштыруда да зур эш башкарыла.

    Олег Иванович әйтерсең лә халык белән эшләү өчен туган. Искиткеч оештыру сәләтенә ия кеше ул. Шул сәләте аңа 4 ел дәвамында бригадирлык белән бергә Үчәлле авыл Советы рәисе вазифасын да алып барырга мөмкинлек бирә.

    2001 елда тулысы белән Үчәлле үзидарә Советы рәисе итеп билгеләнә.

    Беренче эш итеп ул Үчәлле авылыннан Якты Күлгә кадәр 6 км озынлыкта асфальт юл салдыра. Федераль программа нигезендә Үчәлле авылында 5,3 км суүткәргеч уза, скважина бораулана, һәр йортка су керә. Авыл халкы өчен йортка су керүнең нинди зур шатлык икәнен әйтеп тә торасы юк.

    2007 елда Үчәлледә тарихка кереп калырдай олы вакыйга була. Капиталь ремонттан соң ул Үчәлле авыл башкарма комитеты, Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, саклык банкы, участок инспекторы терәк пунктын үз эченә алган зур авыл үзәгенә әйләнә. Районда бердәнбер булган уңайлы, заманча бинага авыл халкы сөенеп туя алмый: шушы бер үзәккә килеп барлык йомышларыңны да үтәргә мөмкин бит.

    Фойеда бер-берсе белән очрашып, сөйләшергә дә уңайлы авыл халкына. Мондый оптимальләштерү чыгымнарны экономияләргә дә булыша. Шул ук елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл дә яңартыла, өр-яңа төс ала.

    Оптимальләштерү башка социаль объектларда да чагылыш таба: "Ләйсән" балалар бакчасы урта мәктәп бинасына күчерелә. Иске бинаның бер өлешендә җылы кертелгән янгын депосы төзелә, ә икенче өлешендә спорт комплексы ясыйлар. Авыл яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен бер дигән урын булачак ул.

    Авыл җирлегендә чисталык, төзеклеккә зур игътибар бирелә. Урамнарны, зиратларны, чишмә, көтүлекләрне чистарту буенча өмәләр уздыру монда матур традициягә әйләнгән. Урамда чүп үләннәрен чабып йөрүче аерым бер кеше билгеләнгән хәтта. Авыл старостасы Искәндәр Төхбәтуллин бөтен эшне дә җиренә җиткереп үти. Соңгы елларда гына да Үчәлле, Текмәле, Якты Күл, Кызыл Йолдыз авылларында зиратларны чистарту, төзекләндерүдә зур эшләр башкарылган.

    Безнең районда Сабан туе алдыннан иң чиста, төзек авыллар билгеләнеп, урыннар бирелә, бүләкләр тапшырыла. Кече авыллар арасында Якты Күл берничә ел рәттән беренче урынны алып, Диплом белән бүләкләнде.

    Җирлектә объектларны рәсмиләштерүдә зур эш алып барыла. "Һәркайда тәртип булырга тиеш", - ди Олег Иванович. Үчәллелеләр районда иң беренчеләрдән булып су өчен халыктан акча җыюны оештырдылар. Барысы да исәптә булгач, авылда су агызып ятучылар юк һәм ул һәркемгә дә җитә.

    Олег Владимировның хезмәте югары бәяләнә. Ул Азнакай муниципаль районы башлыгының, ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары, "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медаленә ия. Мондый уңышларның барчасында да авыл башлыгы бергә кулга-кул тотынып эшләгән авылдашлары Рөстәм Зәкуанов, Марат Кәримов, Рәфис Хәсәнов, озак еллар «Уразман» колхозын җитәкләгшн Тәлгать Фатыйховка ихтирамлы булуын әйтә.

    "Сыгылса да, сынмады"... Ачы язмышларга тарып та, төшенкелеккә бирелмәгәннәр хакында шулай диләр. Олег Владимировка да тормыш җиңел бирелми: йорт-җире янып бетеп, бер нәрсәсез гаиләсе белән урамда кала; беренче тормыш иптәше яшьләй гүр иясе була. Әмма нык ихтыярлы, көчле ир буларак ул сынмый: яңабаштан йорт-җирен җиткерә, Наилә белән матур гаилә корып, балалар үстерә. Бүгенге көндә 4 оныкның яраткан бабасы да әле ул.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: