Олег Владимиров Үчәлле авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткән
Нәкъ алты дистә ярым ел элек Якты Күл чуваш авылында яшәүче Анастасия белән Иван Владимировлар гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Аңа Олег дип исем кушалар.
1954 нче елда терлек караганда әтиләре кинәт якты дөнья белән хушлаша. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булган Олегка тормышны кече яшьтән үк төптән тартырга, әнисенең ярдәмчесе булырга...