Бүген Азнакайда үз һөнәренә тугры кешеләрне, намуслы хезмәте белән районның үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләрне бер мәйданга җыйган зур бәйрәм – Хезмәт һәм батырлык фестивале узды.
Кеше хезмәте белән матур. Туган җиренең үсешенә керткән өлеше, сайлаган һөнәренә тугрылыгы, үз эшен намус белән башкаруы белән ул җәмгыятьтә үз урынын таба, алай гына да түгел, исемен тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язып калдыра. Кемдер нефть чыгара, кемдер юл сала, икенчесе табыннарыбыз муллыгы өчен тырыш хезмәт куя. Берәү балаларга белем бирә, икенчесе район тарихын саклый, өченчесе мәдәният учагын сүндерми... Аларның кайсы мөһимрәк булуын да аерып карарга ярамый, чөнки һәр хезмәтнең үз бәясе, һәр һөнәрнең үз җаваплылыгы бар. Ә шушы көндәлек тырышлыклардан районның бүгенгесе һәм киләчәге “җыела”. Бүген Азнакайда узган “Хезмәт һәм батырлык фестивале” нәкъ менә шушы хакыйкатьне тагын бер кат дәлилләүче чара булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2026 елның Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителүе дә юкка түгел. Бу – илебез иминлеге өчен көрәшүчеләргә, хезмәт фронтында армый-талмый фидакарьлек күрсәтүчеләргә, үз һөнәренә гомерен багышлаган кешеләргә хөрмәт елы.
Азнакайдагы фестиваль дә бер мәйданга төрле буын һәм төрле һөнәр кешеләрен җыйды. Район-шәһәр Мәдәният йорты алдындагы мәйданда авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармагы хезмәткәрләре, табиблар һәм укытучылар, төзүчеләр һәм инженерлар, мәдәният һәм социаль өлкә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, волонтерлар, хезмәт һәм гаилә династияләре вәкилләре очрашты. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре дә бар иде.
Сәхнәдә чыгыш ясаган җитәкчеләр һәм кунаклар үзләренең чыгышларында хезмәт кешесенең район тормышындагы роленә басым ясап, һәр уңыш артында кешеләрнең тырышлыгы, җаваплылыгы һәм туган җиргә тугрылыгы торуын билгеләп үттеләр.
– Азнакаебыз һәрвакыт хезмәт сөючән, җаваплы, туган җиренә тугры кешеләр белән көчле булды. Без авыруларга ярдәмгә ашыккан ак халатлы фәрештәләребез – табибларыбыз, балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар, нефтьчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы вәкилләре, сыер савучы, терлекчеләр, юлчылар, төзүчеләребез... – һәммәсе белән чиксез горурланабыз. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм туган төбәгебезне яратуыгыз Азнакай районын көннән-көн көчлерәк һәм уңайлырак итә. Бүгенге көндә илебез азатлыгын саклап, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, бигрәк тә әти-әниләренә һәм тормыш иптәшләренә аерым рәхмәт: сезнең ныклыгыгыз, сабырлыгыгыз – барыбыз өчен дә үрнәк ул. Егетләребез исән-сау булып, тизрәк гаиләләренә әйләнеп катйрга насыйп булсын. Киләчәктә дә бердәм булып, туган җиребезнең иминлеге өчен тырышып эшләргә, иминлектә яшәргә язсын, – диде Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев хезмәт кешеләренә булган хөрмәтнең ил үсешенең нигезен тәшкил итүен билгеләде. Ул Азнакай халкының хезмәт сөючәнлегенә, районның республика, ил тормышындагы актив роленә югары бәя бирде. Депутат ветераннарга, хезмәт династияләренә, яшьләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.
Фестивальдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та катнашып, хезмәт алдынгыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Республиканың электрон Мактау тактасында – азнакайлылар
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч һәм истәлекле мизгеле – Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән азнакайлыларга имзалы таныклыклар тапшыру булды. Электрон Мактау тактасына Азнакай районыннан төрле тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән, районның бүгенге көндәге йөзен формалаштыручы, һөнәри осталыкны һәм хезмәткә тугрылыкны үз мисалларында күрсәтүче 193 кеше кертелгән. Сәхнәгә күтәрелгән кешеләрнең һәркайсының хезмәт юлы – аерым бер тарих. Әмма аларның барысын да үз эшләренә җаваплы мөнәсәбәт, һөнәренә тугрылык, туган җиренә булган чиксез горурлык хисе берләштерә.
Районның ветеринария берләшмәсен җитәкләүче Рөстәм Әхмәтшинның хезмәт юлы – үзе үк һөнәргә тугрылык үрнәге. Ул ветеринария табибы булып 38 ел эшли. Шуның 32 елы – җитәкче вазифасында! Бу тармакта җаваплылык аеруча зур, чөнки авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге дә турыдан-туры ветеринария белгечләренең хезмәтенә бәйле. Рөстәм Әхмәтшин югары дисциплинасы һәм эшкә таләпчәнлеге белән аерылып тора. Аның күпьеллык хезмәте республика һәм федераль дәрәҗәдә дә бәяләнгән. Ул – Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исемнәргә ия.
Венера Вәлиева 2006 елдан районның архив бүлеген җитәкли. Аның хезмәте күзгә күренми торган, әмма район тарихы өчен гаять мөһим эшләрнең берсе белән бәйле. Архив документларында авыллар, оешмалар, предприятиеләр, кешеләр язмышы һәм районның үсеш этаплары турындагы мәгълүматлар саклана. Аларны барлау, тәртиптә тоту һәм киләчәк буыннар өчен кадерләп саклау зур җаваплылык таләп итә. 2019 елда Венера Вәлиева “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. 2020 елда муниципаль проектлар арасында җиңү яулавы да аның эшенә иҗади якын килүен күрсәтә. Бүген электрон Мактау тактасында аның исеме – район тарихын саклаучы хезмәткәр буларак урын алды.
Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова – авыл җирлекләре башлыклары арасында иң зур тәҗрибәгә ия җитәкчеләрнең берсе. Авыл тормышында һәр мәсьәлә кеше өчен зур әһәмияткә ия: юлы да, суы да, төзекләндерү, социаль объектлар, мәдәни тормыш, халык белән эшләү дә – боларның һәркайсы игътибар сорый. 20 елга якын җитәкчелек итү дәверендә Зөлфия Закирова шушы эшләрнең барышын оештыруда һәм халык белән тыгыз элемтәдә торуда үзен тәҗрибәле җитәкче итеп танытты. 2020 елда ул “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Авыл белән бергә үсеп, аның проблемалары һәм уңышлары белән яшәү – аның хезмәт юлының төп үзенчәлеге.
Рәсим Минһаҗевның хезмәт биографиясе тулысынча юл хуҗалыгы белән бәйле. Ул Азнакай автомобиль юллары идарәсендә автогрейдер йөртүче булып эшли. Әлеге тармактагы хезмәт стажы 37 елдан артып китә! Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте төрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Райондашыбызның исеме “Татнефтедор” җәмгыятенең Мактау тактасына да кертелгән.
Зөлхия Миңнеханова – район мәдәнияте үсешенә ярты гасырга якын гомерен багышлаган шәхес! 1997–2011 елларда ул район-шәһәр Мәдәният йортын җитәкли. 1992 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була, “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә ия. Ул шулай ук бүгенге көндә Россия Федерациясенең атказанган коллективы исемен йөртткән “Жанашым” ансамблен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе,
Таныклык алучылар арасында Максим Спиридонов – “Азнакай” агрофирмасының ясалма орлыкландыру операторы да бар. Ул әлеге тармакта 16 ел эшли. Бу һөнәр зур төгәллек, тәҗрибә һәм технологик таләпләрне катгый үтәүне сорый. Максим Спиридонов көтүне яңарту буенча тотрыклы югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән белгеч. Ул шулай УК район, республика күләмендә уздырылган һөнәри бәйгеләр җиңүчесе дә.
Максим Сучков – нефть һәм газ чыгару операторы. Белгеч үз һөнәрен яхшы белү белән генә чикләнмичә, җитештерү процессларын камилләштерүгә омтыла. Аның тарафыннан нефть һәм газ чыгару өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән биштән артык рационализаторлык тәкъдиме кертелгән.
Электрон Мактау тактасына кергән райондашларыбыз арасында бар гомерен журналистикага, матбугатка, туган телне һәм әдәбиятны саклауга багышлаган хезмәттәшебез – “Маяк” газетасы журналисты Нәсимә Фазлыева да бар. Аның каләме кешеләргә игътибарлы булуы белән аерылып тора. Район тормышын еллар дәвамында күзәтеп барган журналист буларак, Нәсимә Фазлыева Азнакайның үзенә күрә елъязмасын тудыручы булып та тора. Нәсимә Рәсим кызының хезмәт юлы республика дәрәҗәсендә дә танылган. Ул – Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Татар теле һәм әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия белән бүләкләнгән. Аның исеме электрон Мактау тактасында урын алуы – без – хезмәттәшләре өчен дә зур горурлык.
Гадилә Һадиуллинаның исеме дә районда күпләргә таныш. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимәнең хезмәт стажының очы-кырые юк! Иң мөһиме – ул бүген дә сафта. Бүген дә 1994–2013 елларда үзе җитәкләгән 2 нче мәктәптә математика укытучысы булып эшли. Аның хезмәте “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе һәм “Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы” исеме белән бәяләнгән. Ул Россиянең “Иҗади педагогика академиясе”нең Мактаулы академигы да.
Бүгенге фестивальдә хөрмәтләнгәннәрнең тагын берсе – хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рушан Йосыпов. Аның эшчәнлеге яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылыш кампанияләрен оештыру һәм тиешле документларны алып бару кебек җаваплы юнәлешләрне үз эченә ала.
Бүген Азнакайда хезмәт кешесенә рәхмәт әйтелде. Кайбер исемнәр республика электрон Мактау тактасында урын алды. Әмма чын хезмәтнең бәясен бер генә Мактау тактасы сыйдырып бетерә алмый. Ул төзек юлларда, матур йортларда, үсеп килүче балаларда, мул игеннәрдә, эшләп торган предприятиеләрдә, мәдәният учакларында, кешеләрнең имин һәм лаеклы тормышында ачык чагыла. Һәм хезмәт фестиваленең иң мөһим мәгънәсе дә шундадыр: районның көче – шушы җирдә яшәүче һәм көн саен аны яхшырту, аны үстерү өчен хезмәт итүче кешеләрдә. Бүгенге лауреатларның һәркайсы – шуның ачык мисалы.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев