Азнакаево
  • Рус Тат
  • Экзит-пол: Владимир Путин 73,9 процент тавыш белән президент сайлауда җиңде

    Икенче урында - КПРФтан Павел Грудинин, өченче - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Сайлау участокларында сораштыру нәтиҗәләре (экзит-пол) буенча Владимир Путин 73,9 процент тавыш җыеп, РФ Президентын сайлауда җиңде. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. Сайлау бюллетеньнәрендә 8 кандидат иде. Экзит-пол нәтиҗәләре түбәндәгечә: КПРФ кандидаты Павел Грудинин -...

    Икенче урында - КПРФтан Павел Грудинин, өченче - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский.

    (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Сайлау участокларында сораштыру нәтиҗәләре (экзит-пол) буенча Владимир Путин 73,9 процент тавыш җыеп, РФ Президентын сайлауда җиңде. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.
    Сайлау бюллетеньнәрендә 8 кандидат иде.
    Экзит-пол нәтиҗәләре түбәндәгечә:
    КПРФ кандидаты Павел Грудинин - 11,2 процент,
    ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский - 6,7 процент,
    "Гражданская инициатива"н кандидат Ксения Собчак - 2,5 процент,
    "Яблоко" лидеры Григорий Явлинский -1,6 процент,
    "Үсеш партиясе" рәисе Борис Титов - 1,1 процент,
    "Россия гомумхалык берлеге"ннән Сергей Бабурин -1,0 процент,
    "Коммунисты России"дан Максим Сурайкин - 0,8 процент тавыш җыйган.
    Конституция буенча РФ Президенты 6 елга сайлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: